Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тырышларга грант жәл түгел

Ике басу Арташ авылында яшәүче Илһамия һәм Наил Гаяновлар инде 17 елга якын шәхси хуҗалыклардан сөт җыя.

undefinedБер дә җиңел эш түгел бу. Кеше үзеннән артканын сатып, тормыш алып  барырга өстәмә акча  табарга тырыша. Әмма шулай тырышып та, сөтнең бәясе түбән булуы мал асраучыларның  күңелен төшерә. Кайбер авылларда сыер саны кимүнең бер сәбәбе шул. Шунысы игътибарга лаек: Арташ авыл җирлегендә яшәүчеләр әле шәхси  ярдәмче хуҗалыгын нык тота. “Бездә  5-10  сыер  асраучылар да байтак,– диләр Гаяновлар зур куаныч  белән.– Арташ, Олы Нырты  авыл  җирлекләрендә 7 фермер бар.  Алар  җитештергән продукцияне  безгә сата. Әй­тик, Завод-Ныртыдан Рифат Зыятдинов – 640-630, Ике басу Арташтан Венер Фәрхиев фермер хуҗалыгы 450-500 литр сөт тапшыра. Хәзергә бер литр өчен 20 сум 50 тиеннән түләнә. Җәйге  айларда сөт бәясе кими. Мәсьәләне җайга салу максатыннан, республикада кооперативлар оеша башлады. Моның байтак өс­тен­лекләре бар. Кооператив аша тапшы­рылган сөт өчен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан субсидия бү­леп бирү каралган. Шуның хисабына сөтнең бәясе литрына 1-1,5 сумга артырга тиеш. Уйладык та, без дә  кооператив оештырырга булдык”.

Гаяновлар максатларына ире­шүдә Татарстан  хөкүмәте  ярдәменә таяналар. 2019 елда үзләренең бизнес-планнарын  яклап, 5 миллион сум грант отуга ирешәләр. Әлеге акчага үлчәве белән 5 тонна сөт сыйдырышлы  суыткыч,   2 “УАЗ”, бер “ГАЗ-53” автомашинасы сатып алалар. Аларны  урнаштыру өчен бинаны Наил Гаянов үзе  суккан блоктан төзегән, хәзер ул газ белән җылытыла, иркен, чиста, якты. Шулай  итеп, 2019 елның 1 октябреннән рәсмиләштерелгән кооперативка 142 шәхси хуҗалык теркәлгән. Шушы  көннәрдә тагын   10 сөт сатучыны алырга планлаштыралар. “Тапшырылган сөт өчен акчаны айга ике тапкыр  түлибез. Литрына 1 сум 50 тиеннән исәпләнгән субсидияне күчерүдә бераз тоткарлык булып алды. Анысын кооперативта торучыларга өч айныкын берьюлы түли башладык”,–  ди Илһамия Гаянова.

Хәзер алар көн  саен кичкә таба шәхси хуҗалыкларга сөт җыярга чыгып китә. Кооперация ачу  шарты буенча ике эшче дә алганнар. Арташ, Олы Нырты җирлегенә  кергән  авыллардан 4-4,5 тонна тирәсе  сөт кайта. Иртәгесен  суытылган сөтне Теләче май заводыннан  килеп  алалар. Продукциянең сыйфатына бик зур әһәмият бирелә. “Теләчедән сөтне алырга килүченең беренче  сүзе дә шул: антибиотиклы түгелме?  Әгәр кем дә булса шундый укол  кадалган сыер  сөтен  китерә икән, 4 тонна продукция  яраксызга  чыга дигән сүз. Шуңа   күрә бәясеннән тормыйча 100 мең сумлык экспресс-тест сатып  алдык, бер индикаторы гына  да 300 сум тора. Шикле тоелган  һәр чиләк сөтне шуның белән тикшерәбез”,– диләр Гаяновлар.

Алар кооперативка берлә­шүдә, грант алуда, проектны  конкурста  яклауда  күрсәткән булышлыклары  өчен беренче  чиратта район җитәкчеләренә, башкарма  комитетның ин­вес­тицияле  үсеш һәм  эш­мәкәрлеккә  булышлык итү бү­легенә  рәхмәтле. Бизнесны  та­гын  да  киңәйтүгә хөкүмәт мөм­кинлек бирә икән,  аннан Гаяновлар кебек максатчан файланырга гына  кала.  

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев