Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Участок вәкаләтлеләре урам җинаятьләрен киметүгә иреште

Быел 17 ноябрьдә участок вәкаләтлеләре хезмәтенә бер гасыр тулды. Милициянең иң зур санлы отряды 1923 елда Халык комиссариаты тарафыннан участок надзирателе инструкциясе расланганнан соң барлыкка килә.

“Полиция турында”гы Федераль  закон гамәлгә керү  һөнәри бәйрәм көнен, шулай ук участок вәкаләтлеләренә йөкләнгән бу­рычларны үзгәртмәде. Алар кешеләр иминлеген саклауда һәрвакыт алгы сызыкта. “Без­нең район эчке эшләр  бүлеге  штатында  барлыгы 12 участок вәкаләтлесе  булырга тиеш. Хә­зерге вакытта аларның вазифасын 11 кеше башкара. Эш күләмнәре бик зур. Әмма бу йөкләнеш  бернинди ташлама да, өстенлек тә бирми. Гаиләдә тавыш  чыкса да,  күршеләре  шауласа  да, урамда исерек хулиганлык кылса да, ишек алдында шикле “субъект” пәйда булса да, халык  үз “Участковой”ена элемтәгә чыга.  Ул үз террито­рия­сендәге  хәлләрне һәркем­нән дә яхшырак белергә тиеш. Җи­наятьләрне кисәтү, элек хөкем ителгәннәр, хокук бозучылар белән профилактика эше алып бару, административ  комиссиягә беркетмәләр төзү, массакүләм чараларда иминлек саклау – аларның хезмәтендә төп юнәлешләрнең берсе. Барысы да тәҗрибәле,  кешеләр белән уңай элемтәдә, халык алардан нигездә канәгать”,– ди полиция участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар­ эш­ләре буенча бүлекчә баш­­лы­гы Ришат Нәзиров.

Ми­салга, полиция  майоры­  Рөс­тәм Садриев әлеге  хез­мәттә яңа кеше түгел. 2010 елдан Олы Шыңар, Мичән авыл җирлекләренең 9 торак пункт  кергән 8нче  административ  учас­токта эшли. Милициягә 1994 елда машина   йөртүче штатына  алынып, дәүләт авто­инспекциясенә инспектор итеп  күчерелә, техник  карау стан­­циясен дә җитәкли. “Вазифа­сын тиешле дәрәҗәдә башкара, халыктан дәгъвалар юк. Күр­сәткечләре дә югары. Башкаларга үрнәк”, – ди аның турында Ришат  Нәзиров.

Өлкән участок вәкаләтлесе Рөстәм Садриев быел 6 җинаять эше буенча судка  материаллар  әзерләп тапшырган.  Гаеп­лә­нүчеләр  барысы да тиешле  җәзасын  алган. Болар – спиртлы  эчемлекләр кулланган хәл­­дә кабат руль артына утыру­чылар, үтерү белән  янау очраклары. Шулай ук  чит ил гражданнарын законсыз пропискага  кертү фактлары ачыкланган, юл хәрәкәте  кагыйдәләрен үтә­мәүчеләргә 253 беркетмә тө­зелгән. Рөстәм Садриев оператив хезмәт эшчәнлегендә югары   күрсәткечләргә ирешкәне, шәх­­си инициатива күрсәткәне өчен ТР буенча Эчке эшләр ми­нистр­лыгының Мактау грамотасы бе­лән  бүләкләнгән.  

Полиция  майоры  Марат Гатин да 2014 елдан Тимершык,  Юга­ры Симет авыл җирлекләре буенча алыштыргысыз участок  вәкаләтлесе.  “Сезнең район ошады, Сабада эш булмасмы дип 2014 елда килеп кергән  иде. Шун­нан бирле вазифасын тел-теш тидермәслек итеп башкара. Аның участогында теркәлгән  җи­наятьләрнең барысы  да  ачыл­­­ды.  Ул участковыйларга хас сыйфатларга тулысынча  ия”, – диде аның турында  эчке эш­ләр бүлеге начальнигы  Васил Исмәгыйлов. Башкалардан  да  уңай  фикерләр генә ишеттек. Бөтен кешегә дә ачык булуы күренеп торган тәртип сакчысы үз инициативасы белән күп  кенә  чараларга  башлангыч  бирә. Ул Тимершык  мәктәбе  укучыларын террорчылык акты була калганда, үз-үзеңне ничек тотарга  да, табигатьне яратырга да    өйрәтә. Халыкның тыныч яшәвен тәэмин итә, хокук бозуларны кисәтү чаралары  күрә.
  Участок вәкаләтлеләре еш  кына илнең башка төбәкләрендә дә кешеләр иминлеге  сагына  ба­са. Мәсәлән, Шәмәрдәннән Рус­лан Закиров – Төньяк Кав­каз­да,  Дилюс Гыйлемханов Кырымда командировкада булып, үзләренә йөкләнгән бурычны 6 ай дәвамында намус белән үтәгәннәр. Хәзерге  вакытта эс­тафета Алмаз Сәхабиевка тап­шырылган.  Алар эчке эш­ләр органнары  хезмәт ди­нас­­­тиясе дәвамчылары да. Участ­ко­войлар бүлеге башлыгы Ришат Нәзиров үзе дә 31 ел полиция башлыгы булып эш­ләгән әтисе  юлын  сайлаган.
 Бүлеккә әнә шулай балачактан ук  гаиләләрендә полициядә хез­­мәт итүнең бар кыенлыкларын белеп үскән  ир-егетләр  ки­­лә. “Аларга зур өметләр баг­лый­быз. Коллективның рес­пуб­ликада үз дәрәҗәсендә, үз бу­­рычлары югарылыгында калача­гына  ыша­ныч зур”, – ди Васил Ис­мә­гый­лов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев