Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Укучылар – көзге кросста

Узган шимбәдә “Олимп” стадионында спорт яратучы гомуми белем бирү мәктәпләреннән җыелган 170ләп укучы “Көзге кросс”та көчләрен сынашты.

“Быелгы кросс салкын һавага карамастан, бик оешкан рәвештә узды. Мондый ярышлар кирәк дип уйлыйм, чөнки алар балаларның сәламәт яшәү рәвешен үстерүдә зур урын алып тора” – диде баш хөкемдар Илдар Га­рәфиев. “Көзге кросс”та һәрбер категорияне 8шәр кешегә бүлеп, барлык йө­герешчеләрнең вакытларын белгәч, җиңүчеләр билгеләнде. Беренче итеп стартка 1-4 сыныф укучылары басты. Яшь ярышчылар арасында иң җитезе Тимершык урта  мәктәбе укучысы Алисә Хантиме­рова, ә малайлар арасында Шәмәрдән ли­­це­­ен­нан килгән Азамат Гый­­­мадиев булды. 5-6 һәм 7-9 сыйныфларга бүленгән категорияләрдә өстенлекне Саба гимназиясе укучылары алды. 10-11 сыйныфлар төркемендә  кыз­лар арасын­да иң җи­тезе сәләтле балалар мәк­­тәбе укучысы Ләй­сән Бор­һанова, ә егетл­әр­дән – гимназиядан Раил Вафин. Шулай ук  ярышлар­га иң яхшы әзерләнгән мәк­тәп командаларын да ачык­ла­дылар. Беренче урында – “Гимназия-1”, икенчедә – “Гим­назия-2”, өченчедә – Эзмә гомуми урта белем бирү мәктәбе.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев