Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Укытучылар тораклы булды

Республикада арендалы торак программасы 2010 елдан гамәлгә ашырыла башлады.

     Районыбызда да әлеге про­г­рам­ма уңышлы эшләп,   яшәү  урыннарына  мохтаҗ бул­ган һәм  төбәгебезгә читтән ки­леп эшләүчеләрне  торак белән тәэмин итүдә мөмкинлекләрне арттырды.

    Быел игълан ителгән Укытучылар елы районыбызның 23 яшь мөгаллиме өчен аеруча истәлекле булачак. Чөнки 12 сентябрь көнне бертөркем укытучылар муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов кулыннан тантаналы шартларда арендалы торак ачкычлары кабул итеп алдылар. Аерым алганда, Байлар Сабасының Азатлык, Счастливая, Рябиновая, Луговая урамнарында арендага төзелгән яңа йортларда Саба урта мәктәбенең – 10, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенең 3, Саба гимназиясенең 4 укытучысы яшәячәк. Шулай ук әлеге программа нигезендә Иске Икшермә, Эзмә, Иләбәр авылларында салынган алты йорт хуҗаларына ачкычлар тапшырылды. Барлык аренда йортлары да уңайлы яшәү өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән, көнкүреш өчен бөтен шартлар да тудырылган. Иң элек район башлыгы түгәрәк өстәл артында укытучылар белән аралашып, аларның фикер-тәкъдимнәрен тыңлады, яшьләрнең йорт белән бәйле сорауларына җаваплар бирде. Аерым алганда, алар машина куярга уңайлы урын булдыруга, Луговая урамындагы кайбер йортлар янына юлның килеп җитмәвенә һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы иде.

«Мәктәп системасында быел беренче елымны эшлим. Шекше авылына кияүгә чыктым. Ирем Инсафның әти-әнисе белән яшибез. «Арендалы торак» программасында катнашырга булдык. Йортыбыз Иләбәр авылында төзелде, бик матур, якты, чиста. Рәис Миңнеханов белән түгәрәк өстәл булгач, йортыбыздагы кайбер җитешсезлекләрне дә әйтми кала алмадык. Безгә район башлыгы аларның тиз арада төзәтеләчәгенә вәгъдә бирде. Шуннан соң күченү ягын карыйбыз», – ди  Эзмә урта мәк­тәбенең математика укытучысы Гөлүсә Арикеева.

           Район башлыгы арендага бирелгән йортларны хосусыйлаштырып булмау сәбәпле, ал­га таба бу йортта гомерлеккә төпләнеп калу өчен төрле дәүләт программаларыннан (социаль ипотека, 20/80 программасы, һ.б) файдаланырга чакырды. Укы­­­тучы һөнәрен сайлауларына рәхмәтен белдереп, яраткан хезмәттә генә уңышларга ире­шергә мөмкинлеген искәртте.

«Мә­гариф системасында 8 ел тәҗ­рибәм бар. Гаиләбезгә арендалы торак бирүләренә без бик шатбыз. Өебез Сабаның Рябиновая урамында урнашкан. Йортта бө­тен шартлар бар. Форсаттан файдаланып, җитәкчеләребезгә яшьләргә мөм­­кинлекләр тудырганнары, без­гә терәк булганнары өчен рәх­­мәтләребезне җиткерәбез. Без – яшь гаилә, иптәшем Рөстәм бе­лән өч яшьлек кызыбызны тәрбиялибез. Йорт белән танышырга баруга кызыбыз да алдан кайда караваты, уенчыклары бу­лачагын планлаштырып куйды. Бу атна ахырына күченергә ниятлибез. Дүрт ел Юлбат авылында иремнең әти-әнисе белән бик матур яшәдек. Шушындый мөм­кинлек тугач, башка чы­гар­га булдык», – ди Саба ур­та мәк­тәбенең укыту эшләре бу­енча ди­ректор урынбасары Гөлгенә  Галимҗанова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев