Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Улугбәк Вәисов: “Быел да халыкны актив рәвештә сайларга көтеп калабыз”

Район сайлау комиссиясе әгъзалары белән таныштырабыз

Улугбәк Вәисов «Яшьлек» яшьләр үзәгендә тренер булып эшли. Актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Република күләмендә үткәрелүче спорт ярышларында, йөгерү марафоннарында катнаша, призлы урыннар ала. Гомумән, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Сайлау системасында –6 ел. 2498 сайлау участогы рәисе урынбасары.

“Яшьләр үзәгендә эшләгәнлектән, сайлау комиссиясенә керергә тәкъдим иттеләр. Бик теләп ризалаштым. Баштарак сайлау комиссиясе әгъзасы идем, 3-4 ел сайлау участогы рәисе урынбасары булып торам. Безгә участокларны әзерләү, сайлауларны оештырып, үткәрү вазифасы йөкләнгән. Шулай ук бүленгән урамнарга сайлау турында мәгълүмат таратабыз, сайлау тәмамлангач, аның отчетын тапшырабыз. Быел да халыкны актив рәвештә сайларга көтеп калабыз”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев