Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Улы әтисен узармы?

“Нырты”да урып-җыюда әтиле-уллы Илһам һәм Ильяс Миңнегуловлар үзара ярышып эшли. Тукай әйтмешли, җиле дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында яуганга, ә, иң мөһиме, агрочаралар үтәлгәнгә, быел игеннәрдән уңыш мул көтелә.

undefinedФотода комбайнчылар Тәлгат Мусин (уңнан сулга), Николай Кузнецов, Николай Попонин, шоферлар Рамил Гарифуллин, Илдус Идрисов, комбайнчы Ильяс Миннегулов, Рашат Габдрахманов (шофер).

Моның шулай икәнлегенә “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесенә баргач та ышандык. “Уракка 29 июльдә керештек. Инде 523 гектардан 24037 центнер тулай җыем бар. “Скипетр” сортлы көзге бодайның гектарыннан 54әр центнер уңыш чыкты. Арышның гектар чыгышы– 40, арпаныкы 45әр центнер тәшкил итә. Әле барлык мәйданның 37 проценты сугылган (мәгълүматлар 9 августны кертеп -авт). Уракны, әгәр дә һава шартлары үзгәреп китмәсә, 60-65 мең центнер валовка белән тө­гәлләргә җыенабыз”,– дип урып-җыюның барышы белән таныштырды ху­җалык җитәкчесе Ильяс Дәү­ләтҗанов.

undefined

Бу – һәр гектардан 46-47 центнер уңыш дигән сүз. Узган еллар белән чагыштырганда бик яхшы күрсәткеч, билгеле, әмма җитәкченең сүз йөрешеннән мактанырга яратмаганлыгы аңлашылды. Шулай да барны бар дисең инде. Хуҗалыкта хәтта беренче карашка кабык кебек кенә күренгән солы да 54әр центнер уңыш бирергә сәләтле икәнлеге расланган. Әлеге культура игелгән кырны үзебез барып карадык, комбайнчылар белән дә сөйләштек. Ильяс Дәүләтҗанов солыны тамыры белән дә алып күрсәтте: бер бөртек дүрткә тамырланып үскән, шуларны сыдырып алгач бер кушуч солы чыкты. Хәер, былтыр да бу культурадан 47-48 центнер алган булганнар. Солыны көн саен берәр килограмм исәбеннән сыерларга да пешереп бирәләр, продуктлылыгын арттырырга нык ярдәм итә икән.

undefined

“Нырты” кырларында “Ак­рос”, “Мега Класс”, “Дон” (икәү) һәм “Нива” комбайннары эшли. Уңыш әйбәт булгач, бункерлары тиз тула. Гектар артыннан кумыйлар, чөнки хезмәткә түләү сыйфатка бәйле икәнлеген барысы да яхшы белә. Әлегә “Акрос”та 8442 центнер ашлык суктырган Илһам Миңнегулов алда бара. Улы Ильяс та аннан калышмый. “Әтине узаргамы? Белмим, тырышып карарбыз инде. Иртүк бергә чыгып китәбез, кайтып керәбез дигәндәй. Быел комбайнда мөстәкыйль эшли башлаганга 10 ел. Ун яшемнән әтигә ярдәмче булып йөрдем. Биш­ ел “Нива”да, аннары “ДОН”да, 3нче елымны “Мега Класс”та эшлим. Шулай да иң яңа “Акрос” комбайны әтидә. Калганын вакыт күрсәтер инде”,– дип җавап бирде безнең сорауга өйләнеп, рай­он җитәкчеләре кайгыртуында төзелгән арендалы йортка күчкән Ильяс. Го­мумән, Миңнегуловлар бе­лән уракта ел саен дияр­лек очрашабыз. Бу юлы Ил­һамның “Челленджер” иген­нәрне теземнәргә салучы эне­се Зиннурны гына күреп булмады.

undefinedКомбайнчыларны хезмәткә түләү шартларының үтәлеше белән икътисадчы Илдария Вәлиева даими таныштырып тора. Әйтик, 6489 центнер ашлык суктырган Ильяска 29250 сум эш ха­кы исәпләнәчәк. “Башкарган эшләре, тоннасы, гектар­лары агропаспортларына язылып барыла. Һәр механизаторга комбайны маркасына карап куелган расценка бар. Эшнең сыйфаты да түләүгә зур йогынты ясый. Моннан тыш бер тонна суктырган ашлыкка 2 килограмм исәбеннән ашлык та бирү каралган. Хезмәт ки­ле­шүләре үтәлә”,– ди икътисадчы. Хуҗалыкта көзге чәчүгә дә җир әзерләнгән һәм орлык материалы тиешле кондициягә китерелгән. Иң мөһиме – һава торышы бозылганчы, үстерелгәнне югал­тусыз җый­нап алу. Уракны 20 августка төгәлләү бурычы куелган. Агроном Инсаф Мөхәрләмов шулай ди.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев