Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Улым бервакытта да зарланмый, “бары да тәртип” дип кенә яза»

Әниләр көне уңаеннан район мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәмдә катнашучылар арасында Түбән Утардан Фәридә апа Гыймадиева да бар иде. Ул газетабыз хәбәрчесенә кичерешләрен уртаклашты

“Август аенда безне –   уллары хәрби операциядә булган аналарны – Г.Камал театрына "Ситса туй" спектаклен карарга алып барганнар иде. Һәр театр коллективы  үзенчә, яңа төсмерләр өстәп уйный. Икенче  тапкы­рын да бик яратып карадым.  Без –  әниләрне чакырып хөр­мәтләүләре өчен  бик зур рәхмәт.  Үзем лаеклы ялда булсам да, балалар бакчасында эшлим әле.  Ирем белән өч бала тәрбияләп үстердек. Төпчек улыбыз Әнәс узган елның 23 октябрендә хәрби операциягә чакырылды. Җәй көне ялга кайтты. Шәмәрдән урманчылыгында эшли иде. Улым бервакытта да  зарланмый, “бары да тәртип” дип кенә  яза. Безне борчымавыдыр инде.  Авыл клубында җые­лышып сеткалар үрдек.  Узган ел шәмнәр ясап озаттык. Үзебез сатып алып пычкы, машина тәгәрмәчләре җибәрдек. Авылыбыздан алты егет кит­те­ләр. Бертуган абыемның улы Данис Кәримов та шунда. Тиз­рәк дөньялар  тынычланып, һәрберсе гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде”, – ди Түбән Утардан килгән  Фәридә апа Гыймадиева. Бу – һәрбер ананың  да иң зур теләге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев