Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ун йөртүче “права”сын алдырды

Барыбыз да белә: мондый кырыс чара барыннан да элек аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә итүчеләргә күрелә. Май аенда ун йөр­түченең машина белән идарә итү таныклыгын алдырырлык дәрәҗәдә кагыйдә бозуы – күңелсез статистика. Бу исерек хәлдә руль артына утыручыларның кимү ягына үзгәрмәве турында сөйли.

Мисалга, 2 майда Сабаның 9 Май урамында 22 сәгатьтә “ВАЗ” автомобилендә барганда туктатылган 1989 елгы В., спиртлы эчемлек кулланганын яшерер өчен медицина тикшерүе узудан баш тартуына карамастан, күңелсез исемлеккә керүдән котыла алмады. Ә 7 май төнендә Кырбаш авылында яшәүче В. “права”сыз килеш исерек хәлдә машина йөртеп, юл читенә үк төшеп китә. Кагыйдәне инде аксакал булыр яшькә җиткән өлкәннәр дә үтәми. Сабадан 1956 елгы М.ның 15 майда, шулай ук лаеклы ялдагы Т.ның көпә-көндез исерек хәлдә машинада йөрүләре шуны раслый. Эчкән өчен праваларын алдыручыларның калганнары Шәмәрдәндә, Тимершык, Кызыл Мишә авылларында яши. Барысына да, “права”ларын алдыруларыннан тыш, 30 мең сум күләмендә штраф түләргә дә туры киләчәк.

Фото: https://pixabay.com | kaboompics

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев