Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Унбер кешене “коткардылар”

Узган атнада район үзәк хастаханәсендә янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрелде.

Хирургия бүлегенең ут  чыккан 6нчы палатасында бу вакытта  11 авыру  ята  иде. Шуларның дүртесе әле операциядән соң гына дип әйтергә була. Кузгалырга да ярамый.  Хәвеф  сигналы  алганнан соң 5 минут эчендә килеп  җиткән  янгын   сүндерүчеләр һәм  коткаручылар үз бурычларын үтәргә  кереште. Авыруларның җидесен хирургия персоналы  эвакуацияләде. Йөри алмаучыларны коткаручылар  чыгарды. Янгын учагы санаулы  минутларда сүндерелде. Читтән караучыларга болар чынбарлыкка охшамаган  кебек тоеладыр. Әмма ут җәелә калганда, хастаханәнең гомуми мәйданы 5103 квадрат метр тәшкил иткәнлеген әйтү дә җитә. Дәваланучылар 150дән ким булмый, персонал 450дән артык. Янгын   сүндерүчеләр оператив  эш итмәгәндә, персонал югалып  калганда янгынның нәтиҗәләрен күз алдына китерүе дә авыр. “Медицина учреждениеләренә янгын куркынычы янаган очракка әзерлекне камилләштерү максаты белән гамәли-тактик өйрәнүләр системалы  үткәрелә.  Гадәттән тыш хәл каушата, теория  онытыла, бу очракта  даими практика  ярдәмгә  килә. Без беренче  чиратта янгынны булдырмаска бурычлы. Әмма өйрәнүләр  мөһим һәм  кирәк”,–ди Саба үзәк хастаханәсе гражданнар оборонасы медицина хезмәте штабы начальнигы  Айгөл Шакирҗанова.

  Соңыннан медиклар практиканы утсүндергечләр белән  эш итәргә өйрәнеп тә ныгыттылар. Күзәтчелек  эшчәнлеге буенча Саба һәм Теләче районара бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин үткәргән инструктажны 50дән артык персонал кызыксынып тыңлады. Махсус мәйданчыкта  кабызылган утны  икешәр тапкыр  сүндереп караучылар да булды. Ходай, сакланганны саклармын, дигән бит. Утсүндергечләрне йортта тоту  өчен дә булдырырга теләүчеләр байтак  иде.

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев