Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Уракка төштеләр

Районыбызда бөртекле һәм ку­­заклы культураларны урып-җыю эшләре башланып китте

 

 Авыл хуҗалыгы һәм азык-тө­­лек идарәсеннән алынган мәгъ­­лүматлардан  күренгәнчә,  24 июльгә район хуҗалыкларында ба­рысы 360 гектарда игеннәр   урдырылган һәм 11658 центнер  ашлык  суктырып  алынган. Эш темпы  “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында аеруча  югары. Ик­­шермәдә көзге бодайны – 170, арышны 39 гектарда  урдырып, амбарга 7860 центнер бөртек  кайтардылар.

Шулай ук күпьеллыкларның икенче  катыннан  сенаж  салу  да башланып  китте. “Игенче”дә – 280, “Мөхәммәтшин”да 380 гектар  мәйданда эш башкарылды.  Район буенча  барлыгы 108014 тонна  сенаж, 4746 тонна  печән  әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев