Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ураза бәйрәме белән!

Бәйрәм котлавы

    Хөрмәтле райондашлар, кадерле мөселман кардәшләр! Рамазан аеның да ахыры якынлаша: бүген кояш баю белән Шәүвәл ае туа һәм Ураза бәйрәме башлана. Рамазан ае һәрберебезне шәфкатьлелеккә, мохтаҗларның хәлен аңларга һәм игелекле гамәлләр генә кылып яшәргә өйрәтте. Ураза гаетендә Аллаһы Тәгалә күңелләребезгә иман һәм мәрхәмәтлек нуры өстәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә иминлек, муллык, шатлык һәм бәрәкәт бүләк итсен. Тоткан уразаларыгыз, ифтар ашларыгыз, кылган барлык изге гамәлләрегез кабул булсын! Барыгызга да сәламәтлек, иман байлыгы, гаилә иминлеге телибез!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев