Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Урланган чыршы бизәмә

Бу көннәрдә оешмалар һәм район халкы Яңа елның төп атрибуты булган чыршы бизәү белән мәшгуль. Бу уңайдан Саба урман хуҗалыгы һәркемгә хезмәт күрсәтергә әзер. Чыршыларны турыдан-туры урманчылыклардан сатып алырга була. Бәяләре һәркемнең көченнән килерлек.

Мәсәлән, бер метрлы чыршы – 397,5 сум (НДСсыз), метр ярымлысы – 557,5, 2 метрга кадәрлесе – 657,5, 2,1дән алып 3 метрга кадәр озынлыктагысы – 950, 3,1-4,0 метрлысы – 1630, 4,1-5,0 метрлысы – 2912,5, 10 метрлысы 8633,5 сум тора. (Искәрмә. 10 метрдан озынрак чыршыга 20 процентлы НДС белән һәр артык бер метрына 720 сум өстәлә). Һәр агачка документ бирелә, ул булмаса, чыршы законсыз киселгән булып санала.

Кызганычка каршы, районда урман хуҗалыгына зыян китергән фактлар очрап тора. Шуңа күрә агачларны рөхсәтсез кисү фактларын ачыклау өчен урманчылыкларда аерым чаралар планы эшләнде. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә урман биләмәләрендә күзәтчелек итү, автомобильләрне тикшерү буенча постлар оештырылды. Чыршыны рөхсәтсез кисүчеләр ачыкланса, аларга урман хуҗалыгына килгән зыянны түләргә туры киләчәк. Саклана торган урманнарда бер чыршы өчен аның күләме 2586 сум, юл буе полосаларында кисеп алынса – 2069 сум тәшкил итә. Шуның өстенә гаепле затка мәҗбүри тәртиптә административ эш тә кузгатылачак. Штраф 3 мең сумнан башлана. Урманнарга 5 мең сумнан да күбрәк зыян салучыга җинаять эше дә ачылырга мөмкин. Урланган чыршы йортны бизәми. Рөхсәтсез киселгәне бәйрәмдә күңелсезлек кенә китерергә мөмкин.

“Саба урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев