Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Урман безне җылытты да, ашатты да»

Кар бетеп, юллар төшүгә, Йомгалакка барырга тырыша идек... (хәтер-хатирә)

  Дүртенчене тәмамлагач, мин  зур  малайга әверелдем. Энекәшем дә  үсеп   килә. Әти-әнинең  сүзләре дә  колакка  керә башлады. Әти шул  елны  Йомгалак  авылында  яшәүче Шаронов  абыйдан бик тә  матур кул арбасы (уфалла) ясатып  алып кайткан иде. Без, энекәш белән шуңа җиңел балтаны тукымага төреп, бәйләп  куйдык та, урманга менеп киттек. Чулпыч белән Йомгалак арасы дүрт чакрым тирәсе булыр. Чикләвек  агачының корыган ботакларын  сындырып төядек тә, кайтырга  чыктык. Гөнаһ шомлыгына каршы,  шаулап яңгыр явып китте.  Уфалланы тарту  авырайды, атлап булмый,  аяк тая.  Энекәш белән  елый-елый  арбаны  селкетәбез, ә  ул барырга теләми.  Шул  вакыт яныбызга тарантаска җигелгән атта Оет  авыл  Советы рәисе  Әһлетдин абый Галимов килеп туктады. “Балалар, җәфаланмагыз. Хәзер әти-әниләрегезне  табып  яныгызга җибәрәм”,– дип тынычландырып китеп барды. Озак та үтмәде, әни килеп җитеп: “Урманга барырга  кем  кушкан сезгә, юлда ниләр булмас”,– дип икебезне дә нык кына битәрләде. Ә инде  кичке ашта без геройлар идек. 

Гомумән,  ул елларда урман безне  җылытты  да,  ашатты да. Кар бетеп, юллар  төшүгә, Йомгалакка барырга тырыша  идек. Анда без бик  яратып ашаган сәрдә үләне үсә. Аннары кәҗә сакалы, балтырган, какы, әнис... Берсе артыннан икенчесе җитешә. Ә чикләвек өлгергәч, без авылда күренми торган идек. Кайда икәнлегебезне беләләр!  Буш  кул белән елап кайтып кергән  чаклар  да булды.  Чөнки лесниклар атта чабып  килеп, камчы селтәп-куркытып, чикләвек белән тулы  капчыкларны  алып калалар  иде. Аларның  да план үтиселәр бар бит.

 Аннан  соң  инде 70 еллап  вакыт  үткән. Шөгыль онытылмый бит  ул. 1981  елның  көзе. Кече  улым Ленар  белән авылдан  кайтышлый урман буенда күренгәләгән чикләвекне җыябыз. Карыйбыз: агачлар  арасынннан мотоциклда  Гыйлемхан  абый  чыгып  килә. “Менә шунда-шунда  кеше  кулы тимәгән  урын бар. Җыегыз рәхәтләнеп”,– дип юл  өйрәтте. Кердек. Мин сиңа әйтим! Куаклар  чикләвектән  сыгылып  килгән. Мине ал, дип кенә торалар. Җыя торгач, “Урал” мотоциклының бишеге һәм тагын бер арыш капчыгы тулды. Муллык.

Шундый күңелле  заман нигә тиз үтте икән? Хәзер дә бардыр  ул урманда чикләвек дигәннәре. Тик матай бишеге тутырып  җыярлыгы, ай-һай, очрармы икән! Бәлки Гыйлемхан абый кебекләр юлын күрсәтерләр.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев