Урман - халкыбыз байлыгы
7 май көнне Сабаның “Шоколад” балалар бакчасында “Урманнарны саклыйк!” дигән экологик кичә оештырылды.
Гүзәл Саба ягыбыз урманнарга бик бай. Урман ул –халкыбыз, милләтебез байлыгы, горурлыгы.Ул һаваны, сулыкларны, туфракны саклаучы, сулый торган һавабызны чистартып торучы кислород чыганагы . Урманның бу бу үзлекләрен файдаланып кына калмыйча, аны саклый белү безнең төп бурычыбыз булып тора. Шушы максатларны истә тотып, бакчабызда оештырган кичәгә Саба урман хуҗалыгы лесничие Зиннатуллин Азат Айдаровичны чакырдык. Ул балаларны урман байлыклары белән таныштырды, аның безгә - кешеләргә файдасы турында сөйләде. Татарстанда 5 майдан урман утырту акциясе башланып китүен искәртте. Нарат, чыршы агачларының ничә ел яшәвен, аларны ничек утыртырга кирәклеген, урманны саклау, янгын куркынычсызлыгы турында искәртте, мәгълүмат бирде. Балалар өчен очрашу бик файдалы булды, алар үзләренең урман турында белемнәрен тагын да баеттылар. Балаларыбыз киләчәктә туган ягыбызның, урман - суларыбызның кадерен белүче, табигатебезне саклаучы чын патриотлар булып үсәрләр, дигән теләктә калабыз.
Гөлүсә Садриева,
“Шоколад” балалар бакчасы мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев