Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Урта Нырты авылында яшәүче Нурсама Нәбиуллина 95 яшьлек юбилеен каршы алды

Нурсама Миннегали кызы юбилее уңаеннан РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды. Аны социаль яклау бү­леге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Олы Нырты авыл җирлеге баш­лыгы Рафис Сәфәргалиев, рай­он мәгариф идарәсе вәкиле тәб­рикләде.

 Нурсама Нәбиуллина Мама­дыш районы Иске Завод авылында туган. 12 яшеннән колхозда эшли башлый, аннан Мамадышта шырпы заводына урнаша. 18 яшендә  Кемерово өлкәсенең Киселев шәһәренә китеп, тимер юлда эшли. 1951 елда биредә үзенең булачак тормыш иптәшен – Миннехан Гаяновны  очратып,  шул ук ел­да гаилә коралар. 1952 елда иренең туган ягы  Урта Нырты авылына кайтып төпләнәләр. Би­редә Нурсама апа башта  кол­­хозда, аннан урта мәктәптә җыештыручы булып эшләп, ла­еклы ялга чыга. 1971 елда ире вафат була.  Алты бала тәр­бияләп үстерәләр, аларның һәр­берсе тормышта үз урынна­рын табып яшиләр.  Нурсама Нәбиуллина  хәзерге көндә За­­вод Нырты урта мәктәбендә укытучы булып эшләүче улы Илгиз Гаянов  белән гомер ки­черә.  Өлкән яшьтә булуына карамастан,  хуҗалыктагы эшләр бе­лән шөгыльләнә.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев