Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ут-су бәяләре артты

Райондашларыбыз­га­ коммуналь хезмәт­ләр өчен июль ае квитан­цияләре яңа бәяләр белән килә башлады. “Татэнергосбыт” офисыннан хәбәр итүләренчә, хәзер электр энергиясенең бер киловатт сәгате өчен Сабада яшәүчеләргә 1 июльдән 4,11 сум түләргә кирәк. Моның өчен әлегә кадәр 3 сум 93 тиен түләп килдек. Авыллар өчен элекке 2,75 сумнан 2,88 сумга артты. Июль аена кадәр суның 1 кубометры өчен 29,23 сум түләсәк, хәзер аның бәясе 29,42 сум булды.

Каты көнкүреш калдыклары – чүп чыгару бер кеше өчен моңа кадәр 97,41 сум булса, инде 104,23 сум. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр чүп чыгарган өчен кимрәк түли: әүвәл бер кеше башына 89,80 сум акча тотсалар, хәзер 96,09 сум. Бер кубометр газ өчен июль аеннан башлап 5,89 сум урынына 6,07 сум түләячәкбез.

Фото: Султан Исхаков/Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев