Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Утлар ел да яктырак яна

Энергетиклар көнендә хәтта энергия һәм җылылык чыганагы булган кояш та җиргә аз карый. Сәгать 3тә караңгы төшә башлый. Нәкъ менә бу факт энергетиклар эшенең мөһимлеген тагын бер кат искәртәдер, мөгаен.

  Халык  кояш  яктысына  карап тормыш иткән  чаклар инде  артта  калды. Тарихына   күз  салсак, 1966 елда Сабага  Зәйдән  килгән югары  вольтлы  электр линиясе тоташтырыла. Куәте 2*6300 кВА булган подстанция сафка кертелә. 1969 елда ул Идел буе электр челтәренә тапшырыла. Әлеге  мөһим вакыйгалар Баһрам Әһлиуллин, Мөфәйдәр Шәйдуллин, Рәшит Гомәров, Хәмит Мөхәммәтшин, Илис Сәүбәнов, Мидхәт Нигъмәтуллин, Наил Сә­гый­тов исемнәре белән бәйле. Алар­ның хезмәте нәтиҗәсендә ра­йон халкы өзлексез рәвештә электр уты яктысында  яши баш­лый. Электр челтәре белән 1966 елдан зур оештыру һәм эш тәҗрибәсенә ия, хезмәт биографиясе һәркемне сокландырырлык  Шөгаеп Габделлатыйп улы Якупов җитәкчелек итә. Ул районны электрлаштыруга гаять зур көч  куя:  Саба үзәгендә һава линиясе үткәрелә,  Лесхозга, Мичәнбашка, Иске Икшермәгә ут чыбыклары сузыла. Шәмәрдәндә, Иске Икшермәдә  ярдәмче станцияләр файдалануга бирелә. Бишьеллык тәнәфестән соң (1980-1985 елларда Хәйдәр Рәхмәтуллин) Шө­гаеп Якупов җитәкчелеккә кабат әйләнеп кайта һәм 1992 елга кадәр эшли. Шул  чорда Мичән, Иләбәр ярдәмче  станцияләре тө­зелә, заманча җиһазлар гамәлгә куела. 1992-2018 елларда электр  челтәре начальниклары Наил Фәйзерахманов, Илгиз Талипов та әлеге тармакның үсешенә зур өлеш кертәләр.

Сиксәннән артык кешене бер­ләштергән коллективны 2018  елдан Рөстәм Шөгаеп улы Яку­­пов  җитәкли. Район электр  чел­тәре 735 трансформатор пунктына,  9 ярдәмче  станциягә, 1773 километр озынлыгында­гы югары һәм түбән вольтлы электр тапшыру линиясенә хезмәт күрсәтә. Аларның  төзеклеге заманча технологияләр ярдәмендә контрольдә  тотыла. Электрдан 16453 физик, 831  юридик  зат  файдалана.

“Кулланучыларның са­ны ел саен арта. 2024 елда 97 объектта челтәргә тоташтыру  буенча  капиталь  төзелеш  алып  барылды. Юридик һәм  физик затлар белән барысы 287 килешү  төзелде.  Зур  суммалы эшләргә   килгәндә, Чулпыч  авылы  янында  трансформатор пункты  куелып, Мичән ярдәмче  станциясеннән “ПМК” җәмгыятенә югары көчәнешле ли­ния сузылуын, Олы Шыңар авылына электр тогы бирүче линиянең реконструкцияләнүен, Сабадагы фи­дердан Мәртен авылына “Саба”  җәмгыяте сугару системасына, шулай ук  Көек   авылына 10 кВлы линияләр тө­зелешен, район үзәгендә элек­тромобильләрне тук­­лан­ды­ру стан­циясе  куелуын әй­тергә  ки­рәк. Шәмәрдәндә югары кө­чәнешле линияне реклоузер ку­еп реконструкцияләү  өчен дә  зур суммалар тотылды. 2024 елда капиталь ремонт 8,2 миллион сум күләмендә башкарылды, 95   километрда һава линияләре төзекләндерелде.  Шуның  12  километры  Чәбия-Чүрчи,  Өчиле, Түбән Шытсу, Татар Икшермәсе торак пунктларында эшләнде.  Максатчан программа буенча 10  көч  трансформаторы  алыштырылды, ток бүлү  челтәрләренә 4,3 миллион  сумлык  техник  хезмәт   күрсәтелде. Бу чаралар  барысы да  кулланучыларны  электр  энергиясе  белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыкмасынга күрелде. Ел  буе  башкарган хезмәтебездә иң мөһиме – эш барышында бәхетсезлек очракларына  юл  куелмавы. Коллективның бердәмлеге хезмәттә генә түгел, спорт, иҗади өлкәләрдә дә ачык чагыла. Төрле  чараларда  катнашабыз. Районда һәм Алабуга челтәре хезмәткәрләре арасында үткәрелүче ярышларда  уңышлы  чыгыш ясап киләбез”, – дип  сөйләде Рөстәм  Якупов.

    Хәзер ретро җырдагыча әйтсәк, район энергетиклары кабызган утлар хәтәр җилләрдә дә  сүнми. Шуңа  да кулланучылар электр челтәре эшчәнлегеннән канәгать һәм вакытында ут өчен түләп бара. Урлау очраклары  юк диярлек.  Быел, мәсәлән,  электрдан   килешү төземичә һәм  учетсыз  файдалануның 4  факты буенча  акт төзелгән. Хезмәт   күрсәтү төркеме  персоналы инструменталь тикшерүләрне   планлы  үткәрә,  срогы  чыккан, дөрес исәпләми башлаган хисаплагычлар вакытында  алыштырыла. Хәзерге вакытта  яңа  салынган  йортларга электр  энергиясен  үткәрүчеләр өчен хисаплагычлар баганага яисә багана янына утырткан җайланмага чикнең (граница) тышкы ягыннан куела. 

Энергетик булу – ул әле мактаулы вазифа гына түгел, зур җаваплылык та. Алар барысына  да өлгерә,  вазифаларын башкаруда  яхшы нәтиҗәләргә  ирешә. Эше барның ашы да бар. Быел  инженер-энергетиклар Расих Сабиров, Рөстәм Ягәфәров,  Гүзәл Шәрифуллина, электрчы  монтерлар Васил Хәбибрахманов, Нияз Мәүлетов, Нәкыйф Дәүләтшин, Илнар Мәсгутов, Алмаз Идрисов, Алмаз Шәйхетдинов, Ренат Гайнетдинов, Делюс Зәйнетдинов, Айнур Һадиев, машина йөртүчеләр Габделхәй Ягъфәров, Айрат Мусин,  мастер  Алмаз Абдуллин хезмәттәге  уңышлары  өчен мактаулы исемнәргә, республика Рәисенең, Татарстан  Хөкүмәтенең, “Челтәр компаниясе”нең, район хакимиятенең  Мактау грамоталары яки Рәхмәт хатларына лаек булганнар.

“Инде 2025 елга планлаштырылган эшләрне башкаруда да  коллективка зур уңышлар  телим.  Ветераннарыбыз  тормыш кадерен белеп, сәламәт яшәсеннәр.  Якынлашып  килүче  Яңа  ел һәм Раштуа  бәйрәмнәрен барыбызга  да  тыныч күңел  белән  каршыларга һәм үткәрергә насыйп булсын”, – диде җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев