Утны аерулар нульгә калачак
Быел районыбыз энергетиклары һөнәри бәйрәмен Теләче электр челтәре белән берләштерелгән зур коллектив булып каршылый.
Рөстәм Якупов, районара берләштерелгән электр челтәре начальнигы: Хөрмәтле хезмәттәшләрем! Сезне “Челтәр компаниясе” ААҖ филиалы җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмебез белән ихлас котлыйм. Коллективыбыз алдынгы технологияләр кулланып, энергетика тармагында яңа проектларны тормышка ашыру чаралары күрә. Шушы җаваплы хезмәттә барыгызга да уңышлар, нык сәламәтлек, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Энергетика тармагы ветераннарына аерым ихтирам сүзләрен җиткерәм. Яшь буын энергетиклар сезнең традицияне лаеклы дәвам итә: энергетика комплексы ышанычлы эшли. Форсаттан файдаланып, район электр кулланучыларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Бәйрәмнәрне барыбызга да тыныч күңел белән каршыларга һәм үткәрергә насыйп булсын.
Оешманың структурасында үзгәрешләр булды, җитәкче дә алышынды. Хәзерге көндә берләштерелгән коллектив гомуми озынлыгы 1700 километрдан арткан һава электр линияләренә, 671 трансформатор пунктына хезмәт күрсәтә. Электр энергиясеннән 18 меңнән артык физик зат, 800гә якын юридик зат файдалана. “Безнең төп бурыч – кулланучыларга тоткарсыз электр энергиясе бирү, өзеклекләрне минималь дәрәҗәдә киметү, җиһазларны төзек хәлдә тоту. Шул максаттан челтәргә даими техник хезмәт күрсәтүләр үткәрелә, ремонт алып барыла. Быел гына да Сабада 9 километрда 0,4 һәм 10 киловольтлы линияләр, 10 комплекслы трансформатор пункты яңартылды. Иштуган бистәсендә зур эш башкарылды. Ә Саба эчендә электр баганаларын алып, кабельне җир астына төшерү буенча 21 миллион сумлык эш башкарылды. Хәзер Г.Закиров урамын чыбыксыз баганага куелган утлар яктырта. Киләсе елга Тукай, Татарстан урамнарында да токны җир астыннан үткәрү буенча да челтәр компаниясенә хат җибәрелде”,– ди предприятие җитәкчесе Рөстәм Якупов...
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев