Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

#Уйла!

Узган атнада районыбызның яшьләр тормышына тагын бер кызыклы яңалык өстәлде. Районыбызда “Хәят” исеме астында оешкан актив хатын-кызлар клубы “Уйла” интеллектуаль уенын оештырып, иң актив эшмәкәр гаиләләрен тапкырлыкта һәм гыйлемлектә сынадылар.

Сынау дигәч тә, яшәеш, гаилә, тормыш кыйммәтләрен чагылдырган 10нан артык сорауга җавап бирүдән гыйбарәт иде әлеге чара. Дүрт өстәлдә 24 уенчы “Алма”, “Чикләвек”, “Урман”, “Ромашка” командаларына берләшеп (исемнәрен дә үзләре эзләп таптылар), билгеләнгән вакыт эчендә кызыклы, күпмедер фәлсәфи сорауларга бергәләп җавап эзләделәр. Әбиләребез кигән күлмәктәге бала итәкләр нәрсәне аңлаткан? Алтыннан да кыйммәт, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерлерәк ул нәрсә? Болганчык елларда зиратта сандыкка яшереп нинди кадерле әйберләрне күмгәннәр?... Менә шундый эчтәлектәге сораулар нигездә фәлсәфәче, мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдиннең хезмәтләрен файдаланып әзерләнгән (сүз уңаеннан, аларны туплауда Р.Фәхретдин мемориаль музее директоры, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранованың зур ярдәменә таянганнар). “Иң аз чыгымлы бизәнү чарасын атагыз...” дигәнгә исә “күмер”, дигән җавап яңгырады, шунда ук “йөздәге елмаю” дигән фаразны да ишеттек. Чынлыкта, “чисталык” дигән дөрес җавапны Шәмәрдәннән Руслан Тимергалиев әйтте. Ә хатын-кызлар арасында иң гыйлемле ханым булып Кәүсәрия Вәлиәхмәтова табылды. Уен кызды, сораулар катлауланды. Дөньяви, шаян табышмакларга җавап эзләгәндә генә залдагы киеренкелек кими төште. Финал сорауларына күчкәч, алып баручылар- Юлбаттан Раушания һәм Рөстәм Фәтхриевлар уенчылар белән бер “көймәгә утырып”, табышмакларны чишүдә дөрес юнәлешне алырга ярдәм итте. Нәтиҗәдә, җиңүчеләр дип “Урманчы”лар  - Шә­мәр­дәннән Диләрә һәм Инсаф Гобәйдуллиннар, Олыяздан Гөлфия һәм Райнур Әхмәтовлар, Сатыштан Гөлфия һәм Камил Исмәгыйловлар табылды. Җиңүчеләргә генә түгел, “Хәятнең” яңа проектына теләктәшлек күрсәтеп килгән барлык гаиләләргә рәхмәтләрен җиткерделәр оештыручылар. Гомумән, уенның финал өлеше яңа оешкан хатын-кызлар клубын тәкъдим итү төсен дә алды: оештыручылар клубның ният-максатлары белән таныштырдылар, социаль әһәмияте турында сөйләделәр “Безнең һәркайсыбызның үз эше, үз шөгыле, үз мәнфәгатьләре бар. Әмма без моңа кадәр һәркайсыбыз үз казаныбызда кайнадык. Хәзер берләшеп, үзара фикерләшеп, гаиләләр, балалар, яшьләр өчен төрле юнәлештә (спорт, мәдәният, иҗат, дин) чаралар үткәрергә ниятлибез. Безнең башлангычта район җитәкчелегенең һәм сезнең ярдәмегезгә дә таянабыз”,- диделәр “Хәят”тәгеләр. “Уйла!” проектының дәвамы булачагын да белдек. Ул өч этаптан торачак һәм җиңүче команда уен сезонын төгәлләгәндә финалда катнашачак. “Уй-максат-нәтиҗә!” шигаре астында узучы әлеге башлангычка уңышлар теләп калабыз.

"Хәят" клубы алдагы уеннарга иң шәп, тирән мәгънәле сорауга (тарихи булса да яхшы) бәйге игълан итә. Сорауларны uila.club.saba@gmail.com электрон почтасына юлларга мөмкин. Җиңүчеләрне оригиналь бүләкләр көтә.

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/uyla-intellektual-ueny

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев