Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Уңыш мул, эшләве күңелле

Игенчеләребез өчен кылны кырыкка ярырдай вакыт. Маңгай тирен тамызып үстергән икмәкне югалтуларсыз җыйнап алу өстенә, саламын да чыгарырга, көзге чәчүгә җирен дә әзерләргә кирәк.

   Техникага  утырып  эшләргә   кешең генә  җитсен. Ә кадрлар мәсьәләсе авыл хуҗалыгында җитди тора. Бу проблема “Әхмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгында күзәтелә. Әйтик, урак өстендә агрономсыз да, инженерсыз да  калуның ни икәнен әйтеп тә, аңлатып та бетерә торган  түгел.  Бер  Олыяз авылы кешеләрен генә берләштерә  бит. Хуҗалыкның җир мәйданнары  зур түгел. Уҗым  культуралары 120 гектарда  үстерелгән, язгы  чәчү 450 гектарда  үткәрелгән. Кукурузны  200 гектарда  игәләр.  Бу кадәр җир  мәйданы белән генә хуҗалыктагы  терлекләрне тоту  мөмкин  түгел. Шуның өстәвенә Олыязда фермерлар да,  пай җирләрен  үзләре эшкәртүчеләр дә шактый. Кайбер  участокларда  фермерларның иген  кырларын җәяүле  сукмагы  гына аерып тора. Шуңа күрә “Әхмәтов” хуҗалыгы читтән җир алып эшкәртә. Теләче районындагы элеккеге Ленин  исемендәге  колхоз сөрүлекләрендә дә (1200 гектар) иген үстерәләр.

   Сабан һәм  уҗым  культуралары үстергән җирең аз  икән, уңдырышлылыкны  күтәрүнең нәтиҗәле  ысулы – гектар  көчен арттыру. Моның өчен технологияне тагын да камилләштерергә кирәк дигән  сүз. Бер гектардан ике гектарлык уңыш  алу хәзер  яуланмаслык  үр түгел. “Әхмәтов” хуҗалыгында  моңа ирешү  максат итеп  куелган. “Безгә малларга фуражны иркен тотар өчен кимендә 12 мең центнер бөртек кирәк. Симәнәне 3 мең  центнер тирәсе әзерлибез. Быел һава шартлары  идеаль  килүе һәм игеннәрне тәрбияләүгә игътибарның  артуы безгә гектар  көчен  арттыру  мөмкинлеге бирде. 2021  елда 17,1шәр центнер гына уңыш  алсак, быел  өметләр зурдан. Ягъни,  гектарыннан 40ар  центнерга исәп тотабыз. Амбарларга  20-23 мең  центнер ашлык кайтырга тиеш”,– ди Райнур  Әхмәтов.

   Хуҗалыкта бөртекле культуралар ике тапкыр  яфрактан тукландырылган, тәэсир итүче матдәләрдә 70әр  килограмм ашлама кертелгән, яңа сортлар белән дә эшләгәннәр. Булганын югалтусыз җыйнап алу игенчеләрдән тора.  Әйтик, 18  августта “Атико” сортлы арпа басуында да  Фиргать Шәйхуллинның  – “Акрос-550”, Альберт Ханнановның “ДОН-1500Б”  комбайннары бункерлары  тиз тулды. “Уңышы 37-40 центнер тирәсе булыр”,– диде  җитәкче. Альберт “Кыр корабы”на беренче  елын гына  утырса, Фиргать мәктәптә  укыганда  ук комбайнчы  ярдәмчесе булган. “Быел бөртекләр эре, куанып эшли торган. Мондый иген уңган җәйләр булмады димәс идем, элек тә булды. Әмма былтыргы  корылыктан  соң табигатьнең күрсәткән рәхимлеге күңелне  аеруча  күтәрә”,– ди  ул. Алар  суктырган  игенне “КамАЗ”да Илмир Фәһмиев ташып тора. Ындыр табагында  Ленур Фәйзуллин  “ГАЗ-53” машинасында  амбарларга  урнаштыра. Ашлык чистарту агрегатларын Фәнис Гатауллин белән Ленар Мансуров эшләтә. Ындыр табагында вакытлыча хезмәткә 4 мәктәп укучысы да тартылган, бер кыз ашханәдә кырга аш чыгаручыларга ярдәмгә килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев