Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Үзем шулай хәл иттем”

Контракт хезмәтендәге райондашыбыз ике атналык ялда булды

Донбасстагы махсус хәрби опе­рациягә (СВО) үз теләкләре, ягъни контракт белән китүчеләр арта бара.  Алар арасында  Саба районының батыр ир- егетләре дә бар. 

Шундыйларның берсе – 47 яшьлек Марат Моратов. Илә­бәр­ авылында гомер иткән Әл­фия һәм Мөхәммәтхәлим Мо­ра­­товлар­ гаиләсендә өч бала үс­­кәннәр. Әти­се гомер буе кол­хозда эш­лә­де, әнисе ферма мөдире иде.­ Марат исә туган авылында шәхси эшмәкәр, төзелеш белән шөгыльләнә.  2023 елның  августыннан  контракт килешүе төзегәч, елга  якын хәрби-кыр  шартларында, блиндажда  яши. Херсон өлкәсе юнәлешендә дислокацияләнгән  328нче дивизиянең 104нче де­сант-штурм полкында хәрби  хезмәттә. Ул хисләргә дә бирел­ми, сүзләрне дә уңга-сулга чәч­ми, артык бер  җөмлә дә әйтми. Армиядә кайда,  кем булып Ватан  алдындагы бурычын үтәгәнен дә белмәдек. Чын  солдат характеры­ анда. Хәзер ул кыска вакытлы ялда. Махсус  хәрби операциядә кат­нашуы турында да:

“Үзем шулай хәл иттем. Башкача булдыра алмадым. Хатынның ике абыйсы да шунда. “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” дигән  сүз дә бар. Мин­ дә ныклы  карарга килдем. Бер дә үкенмим”, – дип кенә мәгълүмат бирде.

“Ниятен әйткәч, башта ышанмадым, аннары шок булды. Тормыш шундый көтелмәгән борылышлардан  тора  икән. Ялгыз ха­­тынга авыл җирендә бик авыр­ калды. Әле ярый, каршы як­ күршеләрем, Диләрә белән Динар Шиһабиевлар булдылар. Ни генә килеп  чыкса да, аларга йөгереп кердем. Капка төбен  кардан кыш буе Динар чистартты һәм чистарттырды, краннан су тамса, акса да, ярдәм итте. Бик рәхмәтлемен алар­га, исән-сау булсыннар, ти­гез­лектә бәхетле яшәсеннәр”, – дип  сүзгә кушылды тормыш  ип­­тәше, китапханәче Эльмира Моратова.

Иләбәрдә  яшәүчеләр хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм оештыруда да активлык күрсәтә. “Игенче” хуҗалыгы, оеш­­­малар, эшмәкәрләр булыша.­ Эль­мира Моратова мо­би­ли­за­ци­яләнүчеләргә каралган  со­циаль ярдәмнән  файдалану  өчен  ягулыкка утынга да  гариза  язган. Әлегә  чираты  килеп  җитмәгән. Әлбәттә, ире өйдә юкта, Эльмирага  да җиңел түгел, авыл җи­рендә эш һәрчак бар.

Әйткәнебезчә, “Бабай” позывнойлы райондашыбыз хәрби тормышы турында  бик җәелеп  китәргә теләми. Баш очыннан оч­кан ракеталар сызгыруыннан соң аңа, әлбәттә, тыныч авыл бераз сәеррәк тә әле.

“Барысы да тәртип, ашарга бар. Җирле халык белән  мөнәсәбәтләр уңай. Анда инде яңа бәрәңге ашыйлар, ләкин кыйммәт. Бездә башкорт  егетләре  байтак. Мин инде аларча сөйләшергә өйрәнеп бет­­тем бугай.  Бездә ялга  киткән  ке­ше килеп җитмичә, икенче хәрбине отпускага җибәрмиләр. Мин 19 июньдә юлга  кузгалырга  тиеш. Аңарчы йортта ремонт  эшләре бар”, – ди ишек  алдына буй-буй такталар таратып  салган  Марат.

Күрәсең,  аңа анда иптәшләре ничек, алар белән бар да тәртиптәме икән, дигән уй да  тынгылык бирми.    Тыныч­ кү­ңел белән китә ул, чөнки Илә­бәрдә үзен догалар белән көтеп торуларын белә. Димәк, барысы да яхшы булачак.

 

Хәзер контракт хезмәте шартлары тагын да кулайрак. Татарстанда бер тапкыр бер миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин. Һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. Югары түләүләрне 2024 елның июнь-июль айларында алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев