Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Узган ел Казан Сабан туенда да чүлмәк ватып 1нче урынны алдым»

Нурания Гатиятуллина, лаеклы ялда:

Сабантуйның күрке  көрәш булса, бар яме  уеннарда дип саныйм. Шуңа бер генә уенга да битараф кала алмыйм. Сабантуйны  чабышка әзерләнгән   ат кебек ашкынып көтә баш­лыйм.  Инде 63 яшьтә булсам да, хәзер дә уеннарга керергә ашкынып торам.  Иң яратканым – чүлмәк вату. Узган ел туган авылым  Ике басу Арташта үткән Сабантуйда   25 килолы капчык күтәреп   йөгерүдә  1нче урын яуладым. Шулай ук  кул көрәше, капчык киеп йөгерү,  йомырка куелган калак кабып йөгерү уеннарында да бик яратып катнашам.  Узган ел хәтта Казан Сабан туенда да чүлмәк ватып 1нче урынны алдым. Сабантуй хатирәләре белән бәйле бик күп бүләкләрем бар.  Тамаша кылып кына утырып тора алмыйм, күңелем мәйданга, көч сынашырга ашкынып тора.  Сабантуйлар мөбарәк, табыннарыбыз түгәрәк булсын! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев