Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзмәшгульгә дәүләт ярдәмгә килә

Ведомствоара комиссия рейдка чыкты

Татарстанда 2011 елдан гамәлгә ашырыла башлаган социаль килешү (контракт) программасы  аз керемле  гаиләләргә   һәм  ялгыз гражданнарга адреслы социаль  ярдәм күрсәтүне үз эченә ала.

Аның бурычы – кешене яшәрлек акча белән тәэмин итү генә түгел, ә даими керем ала башларлык мөмкинлек тудыру. Социаль контракт  үз эшеңне ачарга, шәхси хуҗалыкны үстерергә, тормышта юлыккан авыр хәлне җиңеп чыгарга мөмкинлек бирә. Һәр кеше  яки гаилә эш эзләү өчен дә социаль контракттан файдалана ала. Бу очракта социаль яклау органы белән контракт төзелгән көнне һәм   эшкә урнашканнан соң беренче 3 ай дәвамында яшәү минимумы күләмендә түләүләр тәкъдим ителә. Шулай ук үз эшеңне ачу өчен дә социаль контракт төзеп була: аның буенча бер тапкыр 350 мең сумга кадәр түләү каралган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерү максатында төзелгән социаль контракт буенча бер тапкыр 200 мең сумга кадәр түләнә. Гариза бирү алдыннан соңгы өч айда гаиләдәге  һәр кеше башына  туры килгән уртача  керем күләме (14317 сум)  исәпкә алына.

Быел  ел башыннан 14 кеше  үзмәшгуль булып теркәлеп, социаль  ярдәм нигезендә  үз эшен башлап җибәргән. Алар арасында шиномонтаж,  матурлык салоны,  йөк ташу, техника ремонты, тимерне эретеп ябыштырып төрле җайланмалар ясау    һәм башка  эшчәнлек төрләрен башлаучылар бар.   Узган атнада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Баһманов җитәкчелегендәге  ведомствоара комиссия   агымдагы елда  үзмәшгульләргә  дәүләт тарафыннан бирелгән социаль  ярдәмнең  максатчан тотылышы белән танышты.

Илнар Латыйпов 1 ай элек 350 мең сум  социаль ярдәм акчасы алып, Төзүчеләр урамы, 2 йортта авыл хуҗалыгы техникасын  ремонтлау буенча цех булдырган.

“Кирәкле станокларны алдык. Тырышып эшләп карарга иде.  Эшне башлаганда җиңел булмавы билгеле. Заказлар акрынлап килә. Төп гидравлика белән шөгыльләнәбез,  төрле агрегатлар да ремонтлыйбыз”, – ди үзмәшгуль.

Комиссия шулай ук  үз эшен булдырган Илгиз Бариев, Булат  Шәймөхәммәтов, Зилә Шакированың  эшчәнлекләре өчен булдырган җиһазлар  һәм аларның башлангыч ке­ремнәре белән  таныштылар. 

“Социаль контракт программасы турында ишетеп, социаль  яклау бүлегеннән өстәмә  мәгълүматлар алганнан соң, гариза бирергә булдым. Үземнең  матурлык студиясен ачу күптәнге  хыялым иде.  Әлеге программа хыялымны тормышка ашырырга зур ярдәм итте.  Дәүләт тарафыннан бирелгән 200 мең сумга барлык кирәкле җиһазларны сатып алдым. Мин бүгенге көндә төрле бәйрәм, никах мәҗлесләренә  матур итеп яулыклар яптырам.  Макияж һәм прическа ясыйм. Шулай ук кызларга яулык бәйләү серләрен дә өйрәтәм. Киләчәктә матурлык буенча үземне тагын да үстерергә планлаштырам, яңа идея, хыяллар белән яшим”, – ди үзмәшгуль Зилә Шакирова. 

“Агымдагы елда  районда үз эшен башларга теләүчеләргә социаль килешү (контракт) программасы аша 5 миллион 250 мең сумлык  дәүләт ярдәме бирелде.  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә  аларның алынган товарлары, хисап документлары, бизнес-планда күрсәтелгәннәр белән   тәңгәл килүен тикшерү максатыннан рейдлар үткәрелә.  Әлеге программа ярдәмендә үз  эшчәнлеген башлап, тәртип белән  керем алып  эшләп китүчеләр күп. Кызыксынучылар  булса,  социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк”, – ди  комиссия рәисе урынбасары Лилия Гайнетдинова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев