Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ватанпәрвәрлек рухында тәрбиялибез

Шәмәрдән лицеенда махсус хәрби операциягә багышланган чаралар даими үткәрелеп тора.

  Безнең лицейда  махсус хәрби операциягә багышланган чаралар даими үткәрелеп тора. Балаларны хәрби-патриотик рухта тәрбияләү максатында бер төркем укучыларыбыз “Юнармия” сафларына кабул ителделәр. Алар лицей базасында узган  район Юнармия слетында катнаштылар.

 Лицейда  “Алар белән ил горурлана” исеме астында стенд булдырылды. Анда бүгенге көндә махсус хәрби операциядәге 43 якташыбызның  фоторәсемнәре урнаштырылган. Һәрвакыт яңартылып тора.  Күптән түгел лицеебызда СВО дан ялга кайткан  батыр егетләребез Дамир Рамазанов һәм Максим Смирнов  белән  очрашулар  узды. Алар укучыларны хезмәтләре, хәрби зонадагы яшәү шартлары белән таныштырдылар.  Чараны лицейның  тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Делюс Вәлиуллин, тәрбия эшләре буенча  директор урынбасары  Гөлназ Фәтхуллина оештырды. Башлангыч сыйныф  укучылары  арасында тәрбия эше буенча директор киңәшчесе Зәлинә Сөнгатуллина җитәкчелегендә “Батырлыкка рухланып” рәсем конкурсы да  үтте. Балалар ясаган рәсемнәрдә батырлык үрнәкләре, туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек темасы чагылды.

Энҗе Галиуллина,

Шәмәрдән лицее  укытучысы.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев