Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ветеранга хөрмәт - Илбашы Котлавында

28 гыйнварда Байлар Сабасында яшәүче Нурзидә Шаһидулла кызы Муллахмәтова 90 яше уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алды. Нурзидә Муллахмәтова Теләче районы Максабаш авылында туган. Сабай авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. Саба районы егете Мәхмүт белән гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Нурзидә апа 30 ел балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Аның ике оныгы, бер оныкчыгы бар. Хәзерге көндә улы Тәлгать тәрбиясендә гомер кичерә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев