ВЕТЕРАНГА МИНИСТР БҮЛӘГЕ
Хәзер шәхси хуҗалыгында дистәгә якын сыер малы тотучылар белән беркемне дә гаҗәпләндерә алмыйсың. Мәшәкатен дә, файдасын да мал асраучылар үзләре яхшырак белә. Ә менә Кече Кибәчедә 5 сыер асраучы Габдерәүф Мифтахов тырышлыгы белән күпләрне гаҗәпләндерерлек.
Ни әйтсәң дә, хәзер “бабай”га аз да түгел, күп тә түгел, 83 яшь бит. Шушы эшне ул, олы яшьтә булуына карамастан, берүзе авырсынмый башкара. Җәйгә чыккач, үзенең 12 гектарлы пай җирендә кайнаша. Тракторы, печән рулонлау агрегаты бар, үстергәнне, ихатасына үзе ташый, гомумән тынгы белми ветеран. Бер уйласаң, кирәкме инде аңа мондый мәшәкать? Хәзерге вакытта Казанда яшәүче балалары да орыша икән үзен. “Нәрсәгә интегеп мал асрыйсың? Сиңа ял гына итәсе бит, диләр. Без гомер буена өч сыердан ким асрамадык. Хәзер тик ятыйммыни! Күңел өчен, юаныч өчен кирәк ул сыерлар. Мин эшләмәсәм чирли башлыйм. Көчем барында асрыйм әле. Билгеле, файдасын да күрәм. Февральдә – 1527, мартта 1300 литр сөт тапшырдым. Моннан тыш 10 сарыгым бар, бәкәйләре унау. Шулар янында мәш киләм,– ди Габдерәүф абый.
Алар ишле гаиләдә 9 бала – 5 ул, 4 кыз үскән булганнар. Әтиләре сугышта хәбәрсез югалган. Гаиләне ачлыктан шул сыер алып калган да инде. Менә шуңа рәхмәт йөзеннән мал-туардан олы яшьтә дә йөз чөерми ул. Габдерәүф абый лаеклы ялга чыкканчы махсус урта белем белән “Авангард” колхозында (Олы Шыңар), Әбдедә баш инженер булып эшли. Аны җыелышларда “Әнә Мифтаховтан үрнәк алыгыз”, дип башкаларга үрнәк итеп күрсәткәннәр. Хәзер дә ветеран авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән аралашып яши, аларның булышлыгын да тоя. Әле узган атнада гына аңа авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән ярдәм йөзеннән Казаннан өр-яңа саву аппараты китереп бирделәр. Үзенеке ватылган, вакытлыча кешенекен алып торган булган. Ветеран бушлай бирелгән бүләккә куанычын белдереп, министрга олы рәхмәтен җиткерергә кушты, бүген үк саву аппаратын эшкә җигәчәген әйтте. Гомумән, планнары зурдан әле Габдерәүф бабайның. Барысын да әйтеп бетермик. Быел Мифтаховлар гаиләсендә туган бер куанычлы вакыйга көтелә: аның Хәлимә апа белән бергә гомер итә башлаганнарына 60 ел тула. Мондый бәхет сирәкләргә тия. Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер мәртәбә!
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев