Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Виктор Цойны искә алу көненә багышланган концерт

Саба муниципаль районы мәдәният бүлеге Байлар Сабасы халкы һәм кунаклары өчен Виктор Цойны искә алу көненә багышланган концерт оештырды. 1980 нче еллар ахырында популяр булган рок-музыкантның үлеменә 30 ел узса да, аның җырлары, музыкасы мәңгегә йөрәкләрдә калды.

Ул шигырьләр язды, һәркемгә таныш булган хис-тойгылар турында җырлады. 30 елдан соң да Виктор Цойның хитларын хәтерлиләр һәм яраталар. Концертка Казан шәһәреннән «Марш» төркеме чакырылган иде.Концерттагы яшь тамашачылар җырларны үзләре җырладылар, алар барлык композицияләрне дә диярлек яттан беләләр иде. Концерт искиткеч, дустанә атмосферада үтте.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев