Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Возьми себе в пример героя» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате

15 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Г.Х.Садыйкова Шәмәрдән «Рост» лицееның 9 «Г» сыйныф укучылары өчен (кл.җит. Авхадеева А.В.) шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган «Возьми себе в пример героя» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара башында укучыларга шагыйрьнең катлаулы биографиясе, аның иҗаты һәм данлыклы «Моабит дәфтәре» турында сөйләнелде.

«Муса Җәлил – герой-шагыйрь» слайд-презентация ярдәмендә балалар шагыйрьнең кырыс фронт көннәре, фашист концлагерында үткәрелгән куркыныч вакыт турында белделәр. Үз исемен фашист лагерьларында язылган шигырьләр һәм җырлар белән мәңгеләштергән Муса Җәлил кебек геройлар бармак белән генә санарлык. Чара ахырында балалар М.Җәлилнең әсирлектә язылган китаплары һәм шигырьләре белән таныштылар, аның фаҗигале язмышы турында белделәр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев