Хәбәрсез югалган димәгез
Гадәтем шундый: Сабага кайтканда, вакыт җайлап, архивка кереп чыгам. 1942-1945 еллардагы «Хуҗалык кенәгәләрен» өйрәнеп, шәҗәрәнең кайбер өлешләрен ачыклап бетерәсе бар. Күп вакыт миңа, авыл тарихы, нәсел шәҗәрәсе белән нык кызыксынган Тенеки авылы егете Камил Хисамиев та кушыла.
Бүген шулай, бер язмага тап булып, без сугыш темасын кузгаттык. “Безнең бабайның Галиәхмәд атлы энесе булган. Инде атамасы гына калган Йомгалак авылында хатыны белән бергә мәктәптә белем биргәннәр. Алдынгы карашлы, гыйлемле, укытучы кеше булган. Менә шул абый 1939 елда 22 яшендә үзе теләп армиягә китә. Дөньяның буталып китәсен чамалап, Ватанны саклаучылар сафына баса. Ләкин, ни кызганыч, 1941 ел көзендә соңгы хаты килә, шуннан соң ул сугышта хәбәрсез югала”,– дип сөйли Камил.
Мин дә, яшьтигә булышасы килү теләге белән үзем белгән, бераз чамалаган хәрби сайтлар буенча бу кешегә кагылышлы мәгълүмат эзли башлыйм. Кызганычка каршы, хәрби архивларда, сугышның беренче елларында вафат булган, югалган солдатлар хакында мәгълүмат бик кысмыр. Инде башка рәтле материал табып булмасына инанып, бер максатсыз гына документларны карауны дәвам итәм. Шунда күземә, очраклы рәвештә “Хәлим Даминов” исеме чалынып китә. Мин уйга калам: күптән хатынымның әтисе ягыннан шәҗәрәне ачыклау эше белән шөгыльләнәм. Инде тулы бер Курсабаш авылының ревизияләрен таптым, мәчет метрика китаплары тәрҗемәсенә тотындык. Нәселдә Хәлим карт барлыгы билгеле, ләкин шушы исемнән һәм Хәлимнең хатыны Бибинур атлы булганыннан артык, бу бабай, аның гаиләсе, ата-анасы турында, нәселнең бүгенге буын вәкилләрендә башка мәгълүмат сакланмаган. Мин шәҗәрә белән "тупикта". Ныклабрак укырга керешәм: Арча комиссариатына җибәрелгән "Вафатлар һәм хәбәрсез югалганнар исемлеге", Дәминов Хәлим Дәмин улы дигән, Чүриле районы Курсабаш авылыннан. Мин сагая төшәм, 1942 елның июлендә сугышка алынган, 1943 елның гыйнварыннан бирле хат алышу туктаган, "хәбәрсез югалган" мөһере сугылган. "Туганнары" графасында хатыны Дәминова Бибинур диеп язылган. Мин шаккатып өнсез калам. Ничек шулай, миллионлаган кәгазьләр арасыннан, мин нәкъ менә шулай, Мөхәммәдәмин карт нәселенә килеп чыктым? Бу очраклылыкмы, әллә соң Аллаһы Тәгаләнең без аңларга тиешле бер хикмәтеме? Саба архивында яшьти белән икәү хәбәрсез югалган Галиәхмәд солдат язмышын ачыкларга тырышу мин ничә айлар буе эзләп тә таба алмаган Мөхәммәддәмин улы Габделхәлим бабай язмышына килеп чыгу белән төгәлләнә.
Хәлим бабай сугышка 1942 елда инде хәйран өлкән яшьтә, 49 яше тулгач китә. 1943 елдан фронт белән ике арада хат алышу туктый. Сугыш беткән елны Актанышка кайтучы бер сугышчы Казан почтасына кереп, авылга хат салып китә. Ике улын һәм ирен фронтка озатып, өч баласы белән калган Бибинурга беренче хат 1942 елның августында килә. Коры, җан өшеткеч кыска гына җөмләләр: "Ваш сын, красноармеец 179 м.т. бригады Даминов Газиз…..проявив геройство и мужество…..умер... Смоленская область". Икенчесе 1944 елда: "Ваш сын, гв.сержант Назип Даминович... проявив мужество и героизм...убит 3 апреля 1944 года. Похоронен г.Тернополь".
1945 елда Казан почтасы аша Бибинурга, урау юллар узып, соңарып кына 3нче хат кайтып ирешә. Ире Хәлим солдатның фронттан язган соңгы хаты. Архивтагы саргайган хәрби документларда сугышның аянычлы кырыс чынбарлыгы: Бибинур хатны укыганда, ире Хәлимнең үлеменә инде бер елга якын вакыт узып киткән була.
Камил яшьти белән 1942 елгы "Хуҗалык кенәгәләрен" өйрәнәбез. Шактый таушалган тышлыкның эчке ягында, безне сугыш чоры хатирәләренә алып кереп киткән, кемдер берәү язып калдырган шигырьгә юлыгабыз. Кем язганы билгеле булмаса да, ашыкканы сизелеп тора, юллары буталган, хәрефләре сикерешкән. Кемнеңдер газиз баласы, ире, әтисе, ил өстендә кара болыт булып котырган Бөек Ватан сугышының билгесезлегенә чыгып киткән мәле...
Айтуган Хаҗиев.
Юлбат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев