Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Хәят» хатын-кызлар оешмасы районыбызның 44 балалар бакчасына бишекләр һәм курчаклар тапшырды

Быел “хәятлеләр” республика күләмендә коммерцияле булмаган оешмалар арасында үткән бәйгедә “Мәхәббәт аша тәрбия. Бишек җыры” дип аталган күләмле проект тәкъдим итеп, республика грантына лаек булдылар. 29 ноябрьдә бәйгенең финал өлеше тантанасы узды. Чарада ТР иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева да катнашты.

"Хә

Районыбызда 2020 елдан эшләп килүче "Хәят" хатын-кызлар оешмасының зур әһәмияткә ия иҗтимагый эшчәнлекләре турында газетабыз битләрендә яктыртылып барыла.

 Быел “хәятлеләр” республика күләмендә коммерцияле булмаган оешмалар арасында үткән бәйгедә “Мәхәббәт аша тәрбия. Бишек җыры” дип аталган күләмле проект тәкъдим итеп, республика грантына лаек булдылар. 29 ноябрьдә бәйгенең финал өлеше тантанасы узды. Чарада   ТР иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева да катнашты. 

"Бу безнең беренче тәҗрибә – һәм беренче зур җиңү. Исеменнән күренгәнчә, проектның төп максаты гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гореф-гадәтләребезне саклау, буыннар арасындагы бәйләнешне өзмәү, бишек җырларын популярлаштыру булса, шул ук вакытта районыбызның матурлыгын, агач осталарының эшен күрсәтүдә дә чагыла. Оешмабыз нигездә күпбалалы әниләрне берләштерә. Аларның күбесе үзмәшгуль буларак эшчәнлек алып бара. Проект шулай ук оста куллы кызларыбызның эшчәнлеген яктыртуга да юнәлтелгән. Бишекләрне  оста куллы райондашларыбыз әзерләде. Киләсе 2024 ел Россия Президенты тарафыннан “Гаилә елы” дип игълан ителде. Республика җитәкчелеге бүгеннән үк әлеге өлкәдә алдынгы эш-тәҗрибәләрне барлый, өйрәнә. Гаилә традицияләрен саклау өлкәсендә  әлеге проектыбыз иң яхшылардан дип танылуы безнең өчен зур дәрәҗә һәм олы шатлык. Без соңгы вакытта иҗтимагый палата утырышына чакырылдык, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда булдык", –дип эшчәнлекләре белән таныштырды проектның авторы,  "Хәят" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлнара Фәтхрахманова.

"Мәхәббәт аша тәрбия. Бишек җыры" проектын тормышка ашыруда район мәгариф идарәсенең роле зур булганлыгы аңлашыла. Бәйгедә барлык балалар бакчалары да төрле номинацияләрдә актив катнашкан. Чараны алып баручы Миләүшә Якупова әйтүенчә, конкурста катнашучыларның иҗат эшләренең һәрберсе "В контакте" социаль челтәрендәге "Хәят" оешмасы битендә урнаштырып барылган. Шулай ук аерым авторларның эшләре дә  бәяләнгән.

Саба урта мәктәбенең залына узганчы ук фойедагы балалар бакчалары коллективлары әзерләгән күркәм күргәзмәләрдә борынгы авыл өе,  җылы гаилә мохите, гореф-гадәтләребез чагылышы, кыскасы, татар халкының милли җәүһәрләре белән танышырга мөмкин иде. Cәхнәдә "Буыннар бәйләнеше" номинациясендә Олы Шыңар балалар бакчасы Заһидуллиннар гаиләсе белән берлектә тәкъдим иткән  "Төп нигез"  күренеше бала–ата-ана–әби-бабай мөнәсәбәтләренең иң матур үрнәкләрен чагылдырды. Һәрбер балалар бакчасы үз чыгышында бишек җыры аша салынган тәрбиянең иң күркәм җимешләрен тасвирлады. 

“Мондый бәйгеләр бик кирәк. Гореф-гадәтләребез буыннан-буынга тапшырырга тиеш. Гөлнара ханым Фәтхрахмановага татар җанлы булганы, милли йолаларыбызны саклауда куйган өлеше өчен, гомумән, һәммәгезгә бик зур рәхмәт. Алга таба да эшчәнлегегезне дәвам итәрсез, дип ышанып калам”, –диде үзенең чыгышында муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов. 

Чарада "хәятлеләр"гә  беренче көннән теләктәшлек күрсәткән, проектны тормышка ашырырга зур ярдәм иткән танылган эстрада җырчысы  Айгөл Бариеваның катнашуы  һәм "Шоколад" балалар бакчасының нәни биючеләренә кушылып җырлавы тантанага тагын да җылылык өстәде. Шулай ук бәйрәмдә Дагестан республикасыннан килгән махсус кунак – Хәдиҗәт Чеэрова катнашып, дөньякүләм танылган якташы –шагыйрь Рәсүл Гамзатовның шигырьләрен сөйләде. Балалар бакчалары арасында төрле номинация җиңүчеләрен Гөлнара Фәтхрахманова, район мәгариф идарәсенең баш белгече Луиза Гомәрова, "Татарстан хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Илмира Галимуллина, "Тылсымлы энә" төбәкара бәйгесендә 1 нче урынны яулап, иң оста  чигүче булып танылган Рәсимә Әхмәтова тәбрикләде.

"Бакчабызга  Оет авылы белән бергә 26 бала йөри. Аларны 6 хезмәткәр тәрбияли. Гаиләләр белән бергә кулга-кул тотынып эшлибез. Гаиләдә  әти-әниләребез тарафыннан тәрбиянең матур үрнәкләре салына, шул ук вакытта да балалар бакчасында тулылана. Бүгенге чыгышларыбызда  балалар тәрбиянең иң үтемле  алымнарын күрсәттеләр. Үзебезнең өч балабызны да бишеккә салып үстердек.  Хәзер дә әти-әниләр сабыйларын  бишеккә салып тирбәтәләрдер дип уйлыйм", – ди  Олы Шыңар  "Әллүки"  балалар бакчасы мөдире Алинә Минһаҗева.

 Зилә Вәлиева:“Мин Сабага бик сагынып килдем. Бүгенге чараны тамаша кылып, Сабада үскән балаларның никадәр ышанычлы кулларда икәнлеген  күрдем. Сезнең хезмәтегезне  биредә чыгыш ясаган балалар, рәсемнәрегез, иҗадый эшләрегез  исбатлый. Татарстан коммерцияле булмаган оешмалар  эшчәнлеге буенча Россия күләмендә 2нче урынны били. Монда  сезнең дә  өлешегез зур. Коммерцияле булмаган оешмалар  шул ук зур дәүләт эшен башкаралар, ләкин алар профессиягә туры килгәнгә генә түгел,  күңел кушканга эшлиләр. Алар шуның белән дә аерылып тора. Республика Рәисенең соңгы еллардагы юлламасында коммерцияле булмаган оешмаларга аерым рәхмәт  әйтелә  һәм аларның эше югары  бәяләнә.  “Сез кушканга түгел, үзегез яратып эшлисез. Сезгә әмер бирүче юк”– дип күп тапкырлар кабатлаганы бар.  Гаиләдә булган үрнәк кеше белән гомер буе бара.  Шуңа да балалар бакчасында эшләүче  тәрбиячеләр алдында  баш иябез:  бала  тәрбиясенең иң җаваплы чоры сезгә тапшырылган”. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев