Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Халисә апаны Владимир Путин котлады

Юбилярны котлап Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты килде. Хат һәм бүләкләрне аңа район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов тапшырды.

    Нургалиева Халисә Якуб кызы  1929 нчы елның 10 нчы июнендә Саба районы Йосыф-Алан авылында 8 балалы гаиләдә 4 нче бала булып дөньяга килә. 4 нче сыйныфны тәмамлагач, 1943 нче елда аны урман кисәргә җибәрәләр.    1945 нче елда умартачылык һөнәре буенча укырга керә. Укып кайткач та 1946 -1972 елларда умартачы булып эшли.Соңыннан хезмәт юлын колхозда ферма мөдире булып дәвам итә.

   1956 елда Халисә апа Һашим абый белән гаилә корып яши башлыйлар. 4 бала үстерәләр: 2 малай, 2 кыз. Кызганычка каршы, 2011 елда олы кызы Ләлә, аның артыннан ук Һашим абый гүр ияләре булалар. Лаеклы ялга Халисә апа 1985 нче елда Саба кино челтәреннән методист булып эшләп чыга.

   Бүгенге көндә тыл ветераны Халисә Якуб кызы булганына шөкер итеп, төпчек улы Илшат гаиләсендә бәхетле гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев