Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хәмер кулланган хәлдә машина йөртеп тоткарланучылар арасында хатын-кызлар да бар

Һәркем транспорт белән бәйле бәхетсезлек очракларыннан, баш­ка­ларның хаталарыннан сабак алырга, аларны кабатламаска тырышырга тиеш. Бигрәк тә спиртлы эчемлек кулланып, транспорт йөртүнең күңелсезлекләргә китерәсен беркайчан да истән чы­гармаска кирәк. Кызганычка каршы, шушы таләпләрне үтәүгә кай­берәүләрдә җаваплылык җит­ми.

Агымдагы елның 6 аенда Саба районы җәмәгать судьялары тарафыннан Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 12.8нче маддәсе 1нче бүлеге буенча (аек булмаган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү) –22 эш һәм 12.26нче маддәсе 1нче бүлеге буенча (полиция вәкиленең исереклек хәлен ачыклау өчен медицина тикшерүе үтү турындагы законлы таләбен үтәмәү) барысы 15 эш каралуы да шул  хакта   сөйли. Хокук бозучылар барысы да җаваплылыкка тартылып, законда каралган җәзаны алган.

Иң аянычлысы, хәмер кулланып руль артына утыручылар арасында өч хатын-кыз да булуы. Моннан тыш, тагын бер хатын-кызга автомобиль белән идарә итү таныклыгын алдыра торып та, аек булмаган хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылудан тыш, җинаять эше ачылуы куркынычы да яный. Бу инде, үз чиратында, әлеге ханымның үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамавы, тәүбә итмәве турында сөйли.

Югыйсә газета битләрендә, башкаларга сабак булсын өчен, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итүчеләргә карата кулланылган чаралар турында еш языла. Әмма исерек хәлдә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан тоткарланучылар һаман бар әле. Соңгы вакытта җәмәгать судьялары караган әлеге төр эшләр буенча суд утырышларында “Саба таңнары” газетасы хезмәткәре дә катнашып, язмалар матбугатта бирелеп барыла. Бу, үз чиратында, әлеге төр хокук бозуларны булдырмау, транспорт чарасы белән аек булмаган хәлдә  идарә иткән өчен закон тарафыннан җәза каралуын аңлату, кисәтү өчен эшләнә. Юлларда аек булмаган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү машина  хуҗасының үзенә генә түгел, ә башка кешегә дә (транспорт йөртүче, җәяүле) куркыныныч тудыра һәм фаҗигагә китерергә мөмкин.

Әлеге маддәләргә таянып каралган эшләрнең бишесенә апелляция шикаяте кереп, Саба район суды тарафыннан җәмәгать судьялары чыгарган 4 карар, законлы дип табылган һәм үзгәрешсез калдырылган. Шулай ук 3 эш буенча карарларга кассацион шикаять кереп, әлеге эшләр Самара шәһәренә  гомуми юрисдикциядәге 6нчы кассация судына җибәрелде. Гае­бең ныклы дәлилләр белән раслануга да карамастан,  аклануга  өметләнеп, югары инстанцияләргә  мөрә­җәгать итүләр аларның  эш­чәнлегенә  авыр  йөк булып төшә. 

Законнар юл хәрәкәте  кагый­дәләрен ихтирам итмичә машина йөртүчеләргә һаман катгыйланып тора. Салган килеш руль артында тоткарланганда, ел ярымнан алып ике елга кадәр машина йөртү та­нык­лыгыннан мәхрүм ителү, 30 мең сум административ штраф яный. Таныклыгы аңарчы  суд  ка­рары нигезендә алынганнарга билгеле срокка  кулга  алу чарасы  да кулланыла. Быел  6  айда 7  йөртүчегә 15 тәүлеккә арест җә­засы бирелде.  

Айгөл  Шәймәрданова,

җәмәгать  судьясы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев