Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Җәмәгать туклануы системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Милли аш" җәмгыяте пешекчесе Гөлүзә Хәкимҗан кызы Габделмәнова; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Курсабаш” җәмгыятенең ферма мөдире Фәнил Фәтхрахман улы Габдрахманов; “Юлбат” җәмгыятенең җитештерү буенча технологы Зинаида Николаевна Минхаҗиева; “Саба” җәмгыяте тракторчысы Әнәс Әбелхәер улы Сибгатов; бухгалтеры Гүзәл Равил кызы Таҗетдинова; җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Тимершык авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Энҗе Сәүбән кызы Вафина; Олы Шыңар авыл башкарма комитеты сәркатибе Диләрә Хәйдәр кызы Нәбиуллина; күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм районның урман хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән өлешләре өчен «Саба урман сәнәгате хуҗалыгы» җәмгыятенең су салу цехы технолог-лаборанты Ләйсән Салихҗан кызы Миннегулова; такта яру цехының кисү станогы операторы Раймә Илдар кызы Токранова; «Урман» җәмгыятенең Курса участогындагы агач эшкәртү цехы станокчысы Гөлүсә Фиргать кызы Шәяхмәтова; Ленин кишәрлеге агач эшкәртү цехы станокчысы Миләүшә Ришат кызы Гыймадетдинова; «Лесхоз» җәмгыятенең Шәмәрдән участогы ярдәмче хуҗалыгы терлекчесе Людмила Карповна Михайлова; җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Камил улы Сафин Саба муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Авыл хуҗалыгы җи­теш­терүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Саба” җәмгыяте ферма мөдире Дилә Наил кызы Бәгдәнурова; “Юлбат” җәмгыяте сыер савучысы Гөлфирә Авангард кызы Сәйфуллина; терлекче Мансур Гыйндулла улы Сәйфуллин; “Симет” җәмгыяте бозау караучысы Гөлнара Әскәдулла кызы Хуҗина; “Нырты” җәмгыяте терлекчесе Данил Фаил улы Төхвәтуллин; төзелеш тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Саба ПМК “Мелиорация” җәмгыятендә төрле эш башкаручы Илнур Зиннур улы Сәйфетдинов; күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм районның урман хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән өлешләре өчен «Саба урман сәнәгате хуҗалыгы» җәмгыятенең агач эшкәртү комплексының цех  операторы Айнур Шамил улы Әгләмшин; агач эшкәртү комплексы ягулык гранулалары цехының фасовка операторы Марсель Тәлгать улы Әхмәтшин; агач эшкәртү комплексының төпләү цехы слесаре Иванов Виталий Семенович; урман хуҗалыгы тармагындагы нәтиҗәле хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары өчен «Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы» учреждениесенең Кукмара участогы тракторчысы Айдар Нурислам улы Гарифуллин; урман кисү, агач төяү пунктларында, югары һәм арадаш складларда эшләүче машинист-кранчы Николаев Руслан Олегович; «Лесхоз» җәмгыятенең сувенирлар цехы станокчысы Рәүф Мәгъсүм улы Фазлыев Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев