Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәт алдынгыларын район башлыгы тәбрикләде

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Саба районында картингны үстерүгә зур өлеш керткән өчен «Татарстан Республикасы автомобиль спорты федерациясе» региональ иҗтимагый оешмасының картинг комитеты әгъзасы Шафранов Роман Евгеньевич; физик культура һәм спорт системасында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Саба “Спорт комплексы” склад мөдире Рәйхана Хәмзә кызы Камалова; “Олимп” спорт мәктәбе җыештыручысы Гүзәлия Вәли кызы Кәримуллина; “Сабантуй” спорт мәктәбе директоры Рамил Нурулла улы Габделмәнов; хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Ришат Ринат улы Вәлиәхмәтов; тимер юл тармагы системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Шәмәрдән тимер юл станциясе поездлар тезүчесе Илдус Рәгыйп улы Гыйльметдинов; юл монтеры Степанов Сергей Александрович; тепловоз машинисты Фансаф Рәшит улы Һадиев; юл мастеры Альберт Ильяс улы Хөббәтуллин; ветераннар Рафаил Нәҗип улы Нигъмәтуллин; Әлфия Ясәви кызы Хәлилова; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Саба” җәмгыяте машина йөртүчесе Альфред Рәшит улы Галәвин Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Агросәнәгать үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Саба «Мелиорация» механикалаштырылган күчмә колоннасы» җәмгыяте прорабы  Мәннан Кәрим улы  Габдрахмановка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.

Нәтиҗәле хезмәте һәм районда физик культураны һәм спортны үстерүгә керткән өлеше өчен район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече Рәзил Рушан улы Гайбадуллин; төзелеш тармагында намуслы хезмәтләре өчен "Бердәм заказчы хезмәте" унитар предприятиесенең әйдәп баручы белгече Алисә Зөфәр кызы Гыймадиева; «ЭлитТеплоГазсервис» җәмгыяте проект баш инженеры Илшат Хәмит улы Фәхретдинов; ИП “Нәбиуллин И.Ф.” машина йөртүчесе Рафис Рәшит улы Гадиев; төзелеш тармагында нәтиҗәле хезмәте өчен «Евро Акцент Саба» җәмгыятенең җитештерү мастеры Румил Ризван улы Корбанов Саба муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасында инженерлык чел­тәрләрен төзү һәм реконструкцияләүгә шәхси өлеш кертүләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен  «Торак-коммуналь хуҗалыгының Шәмәрдән күп­тармаклы җитештерү предприятиесе» ак­ционерлык җәмгыяте слесаре Рушан Минсалих улы  Алякимов; экономисты Фәридә Фәрит кызы Кәримова; «То­рак-коммуналь хуҗалыгының Саба күп­тармаклы җитештерү предприятиесе» акционерлык җәмгыяте баш инженеры Илдус Гыйлемҗан улы  Гомәров; экскаватор машинисты Җәүдәт Фәрид улы Хәсәншин;  Саба «Мелиорация» механикалаштырылган күчмә колоннасы» җәмгыяте электр һәм газ белән эретеп ябыштыручысы Фаил Миннислам улы  Хәеров Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев