Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәтләрен хөрмәтләделәр

Нәтиҗәле хезмәтләре өчен райондашларыбызны бүләкләделәр.

Салым органнарында күпь­еллык нәтиҗәле хезмәте өчен Федераль салым хез­мәтенең 10 нчы районара инспекциясе бурычларны һәм исәп-хисапларны җайга салу бүлеге башлыгы урынбасары Гөлүсә Заһир кызы Гыймранова; җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе өчен район Фи­нанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов; кулланучылар кооперациясе сис­темасында күпьеллык нә­тиҗәле хезмәте өчен "Саба" кулланучылар җәм­­гыятенең кадрлар бү­леге җитәкчесе Эльмира Хәмит кызы Идрисова; җирле үзидарә органнарында күпь­ел­лык нәтиҗәле хезмәте өчен Явлаштау авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Рәкыя Нурәхмәт кызы Минкәбирова; сәла­мәтлек саклау системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге табиб-хирургы Ирек Харис улы Йосыпов Саба муниципаль районының Мак­тау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Газ сәнәгате тармагында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен  “Сабагаз” ида­рәсе эретеп ябыштыручысы Миннегаян Динислам улы Вәлиев;  авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм югары күрсәткечләргә ире­­шү­ләре өчен “Игенче” җәмгыяте тракторчы-маши­нис­ты Расих Раеф улы Әсәдуллин; бозау караучылар Гөлсинә Идрис кызы Галимова; Роберт Рәшит улы Гыйләҗетдинов; ветеринария өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен район ветеринария берләшмәсе ветеринар табибы Рәзилә Наил кызы Мусина; лаборант Нурия Фәрит кызы Нуриева; авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм югары күрсәткечләргә ирешүләре өчен "КФХ Әхмәтов Р.Г." тракторчылары Данис Минзариф улы Гатауллин; Әнәс Муллахмәт улы Фәгъмиев; мәгариф системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү эшендә ирешкән уңышлары өчен Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең физика һәм математика укытучысы Гүзәлия Габдуллаян кызы Фазылова Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев