Хезмәтләрен хөрмәтләп
Котлыйбыз!
Урман хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар фидакарь хезмәтләре һәм урман байлыкларын арттыруга зур өлеш керткәннәре өчен “Саба укыту-тәҗрибә лесхозы” учреждениесе Ленин урманчылыгы мастеры Равил Әнвәр улы Садыйков, Курса участок урманчылыгы мастеры Марат Мәгъфур улы Хәйруллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Урман хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Мишәбаш урманчылыгы урманчысы Альберт Раиф улы Гыйззәтуллин, агач эшкәртү комплексы эшчесе Алсу Шәйхелислам кызы Ханова, автобус йөртүчесе Илһам Мидхәт улы Гайнетдинов, Сабабаш урманчылыгы урманчысы Фидәрис Рәис улы Нәҗипов, Саба урман хуҗалыгы сатучысы Гүзәлия Гозлави кызы Хәйруллина, токаре Наил Зөфәр улы Әхмәтҗанов Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Урман хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен агач эшкәртү цехы операторлары Рөстәм Әмир улы Бикмиев, Алмаз Габделбәр улы Әхмәдуллин, автобус йөртүчесе Ринат Шәмсулла улы Рәхмиев Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Урман хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Саба укыту-тәҗрибә лесхозы” машинист кранчысы Игорь Александрович Караморкин, сувенир цехы столяры Василий Тимофеевич Петров, Мишәбаш участок урманчылыгы мастеры Артур Петрович Михайлов, тракторчы Илһам Илшат улы Хамизов, селекция-орлыкчылык үзәге кладовщигы Рәмис Владимирович Андреев, “Саба леспромхозы” аскуйма ясау цехы операторы Зинаида Николаевна Яковлева Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев