Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәттә алар гел алдынгы, бәйгеләрдә алкышлы

Бүген районыбызда Төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм чаралары үткәрелде.

Бүген районыбызда  Төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм чаралары үткәрелде. “Сабантуй”  мәдәни-спорт  комплексында   борынгы  һөнәр ияләрен  башкарма  комитет җитәкчесе  Марат Ишниязов тәбрикләде. Тармак  алдынгыларына Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь  хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарын, Саба  муниципаль районының  Мактау грамоталарын, район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

  Бәйрәм  спорт  ярышлары,  татарча  көрәш,  күңелле  уеннар  белән  дәвам итте. Төзүчеләр  физик  яктан нык, тимердәй беләкле халык. Араларында иң  көчлесе ПМК Мелиорация”  җәмгыятендә экскаваторчы булып  эшләүче Надир Гыйльметдинов  булып  чыкты. Ул  24  килолы герне 60 тапкыр   күтәрде. Ул таяк тартышуда  да җиңде. “159нчы ПМК” җәмгыятеннән Рөстәм  Габдрафиков кул  көрәштерүдә беренчелекне   алды. Көрәштә “159нчы ПМК” җәмгыяте  өчен бил  алышкан  Рифат Ахунҗанов абсолют батыр  калды. Җиңел үлчәүдә җиңүче булган  Булат Әхмәдуллин Саба тармаклы җитештерү  предприятиесе  командасына очко   китерде. Аркан тартышуда “159нчы ПМК” берьюлы ике  команда  куйган  иде. Аларны “йолкый”  алучылар табылмады. Хатын-кызлар  арасында халыкка  коммуналь хезмәт  күрсәтүчеләр (Саба) финалда  мелиораторлардан  өстен  чыкты.   Командалар  арасында 1нче  урын  мелиораторларга  бирелде. 2023  елгы җиңүче “Саба Цинк” җәмгыяте быел да  Сабантуйга нык  әзерлек белән  килгән  иде. Уңышны  кабатларга  аз гына очко җитми  калды.  “159нчы ПМК”  командасы  3нче урынны   алды.

Бәйрәмне лотерея  уены да кызыклы  итте. Барабанга барлык төзүчеләрнең исем-фамилияләре   язып  салынган  иде.   Төзүчеләр өчен бик  кирәкле инструментлардан гыйбарәт призлар аларны отучылар үзләре   килеп   алган очракта гына  бирелде. Иң  кыйммәтле приз – бензин пычкысы Зәбир Шәвәлиевка (“ЦинкСаба”) чыкты. “Рамазан” оешмасыннан  Илгизәр Кәримов арбалы булды.

Фәнил Мәүлетов  фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев