Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа ел алдыннан Саба районында яңа төзелгән объектлар белән танышу тантанасы булды. (+видео)

Болар – Түбән Симеттә – клуб, балалар бакчасы, Ике басу Арташта авыл җирлеге бинасы, фельдшер-акушерлык пункты һәм башкалар.

Яңа ел алды көннәрендә район башлыгы Рәис Миңнеханов   әлеге объектлар янында халык белән  аралашты,  аларны кызыксындырган  сорауларга җавап бирде. Авылларыбызның яңарышына, әлбәттә,  республика программалары нык булыша. Ике басу Арташта төзелгән ФАП исәп буенча  районда  унынчысы булса,  авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы махсус программа нигезендә финансланып төзелгән әле  беренче  объект.  Шулай итеп,  заманча җиһазландырылган, якты, матур, ә, иң мөһиме, бар уңайлыклары тудырылган авыл җирлеге бинасы халыкны кабул итәргә әзер.  Янәшәдә төзелгән ФАП мөдире  Рузилә Саләхиева да күңелле хәбәр – быел авылда 7 сабый тууы, тагын 3 гаиләдә бәби  көтүләре турында  сөйләде.Авылда 18 яшькә кадәрге 52 бала бар һәм яңа  социаль биналар үсеп  килүче буынның  киләчәген  кайгыртып  төзелә дә. Быел аз комплектлы балалар бакчасы һәм клуб төзелгән Түбән Симет авылына  килгәч, район башлыгы Рәис Миңнеханов та  безнең киләчәгебез һәм иң олы байлыкның  балалар булуына  басым  ясады. Җирлектәге  демографик  вәзгыять белән  кызыксынды, 2018 елдан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган бала өчен гаиләнең  айлык кеременә биреләчәк  түләүләр турында  сөйләде. Бу илдә демографик ситуацияне көйләргә ярдәм итәчәк дип уйланыла.

Халык белән очрашу Түбән Симет  клубында дәвам итте. Түбәнсиметлеләрнең  шатлыгын  уртаклашырга   якташыбыз, республика  мәдәният  министры Айрат Сибгатуллин  да   кайткан  иде. “Авыл клублары программасының үтәлешен Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич даими контролендә тота. Клуб төзелгән икән,  минем  сезгә бер генә теләк – ул эшләргә, биредә матур чаралар,   күңелле кичәләр үтәргә тиеш”,– диде министр һәм клубка бүләк итте. Соңыннан тамашачы Рәсим Низамов  концертын карады.

Ул  кичтә Явлаштау  авылында  яшәүчеләр дә капиталь төзекләндерүдән соң  ачылган мәдәният  йортын Яңа  ел бүләге буларак  кабул иттеләр. (тулырак  язманы газетадан укыгыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев