Яңа ел чыршысы конкурсы
Районыбызда Яңа ел бәйрәменә әзерлек уңаеннан “Иң яхшы бизәлгән Яңа ел чыршысы” конкурсы игълан ителде. Максаты – биналар һәм территорияләрне матур итеп бизәүчене ачыклау, районда яшәүчеләр һәм кайткан кунаклар өчен бәйрәм атмосферасы тудыру, балаларның һәм олыларның кышкы ялы өчен шартлар тудыру, Яңа ел чараларында катнашучыларның сәнгать иҗатын хуплау һәм халыкта матурлыкка кызыксыну уяту. Конкурс ике номинациядә үткәрелә:
Яңа ел чыршысын, территорияне иң яхшы бизәү һәм Кыш бабайлар, кар кызлары парадында катнашучы делегацияне иң яхшы әзерләү. Әлеге конкурс турында нигезләмә, номинацияләр һәм эшләрне бәяләү критерийлары һәм Яңа ел кампаниясенә кагылышлы башка файдалы мәгълүмат белән район сайтында (saby.tatarstan.ru) танышырга мөмкин. Территорияләрне бизәгәндә, кар-боздан сыннар ясаганда узып баручы елда ТАССР төзелүгә – 100, Саба районы оешуга 90 ел тулганлыгын, 2021 елның Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителүен исәпкә алырга кирәк. Балалар сөенеченә күмелгән, әкият, тылсым белән тулы әлеге гаилә бәйрәменә лаеклы итеп әзерләнергә һәм аны матур итеп каршыларга чакырабыз! Оешма-учреждениеләрдә, җирекләрдә һәм шәхси хуҗалыкларда конкурста катнашучылар эшләрен карап чыгу 21-24 декабрьгә билгеләнгән. Төп чыршыны ачу тантанасы 26 декабрьдә булачак. Кыш бабайлар парадында җиңүчеләр, тудырылган образларның сәнгатьлелеген, Яңа ел персонажларындагы оригинальлекне, тамашачылар симпатиясен исәпкә алып, “Җәяүлеләр”, “Җигүле атлар белән мәйданга керүчеләр” һәм “Ел символлары белән транспорт чараларын бизәүчеләр” арасында билгеләнәчәк.
Фото: архив/Фәнил Мәүлетов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев