Яңа кагыйдәләр буенча
Өченчекөн спорт комплексында “Саба таңнары” газетасы призына көрәш бәйгесе булды.
Бил алышырга 11 тулы һәм берничә тулы булмаган командадан 98 ир-егет килде. Катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов сәламләде, Конституция кабул ителгән көн белән котлады, көрәшчеләрне традицион турнирларын матур алымнар күрсәтеп, имгәнүләрсез үткәрүләрен теләде.
Быелгы ярышта яңалыклар да байтак иде. Алары белән турнирны алып баручы Рәшит Кәримов таныштырды. Беренчедән, барысы да билбауны баштан ук бәйләп кенә көрәштеләр. Һәм яңа кагыйдәләргә буйсынырга туры килде. Әйтик, аркаңа яткан өчен өченче кисәтү аласың икән – син оттыручы. Яңа кагыйдәләрне сөйләп аңлатып кына калмадылар, яңача көрәш алымнарын яшь егетләр келәмдә күрсәттеләр. Мондый очракта икесе дә призер булырга тиешле парның жирәбә буенча беренче әйләнешкә туры килүе бигрәк үкенечле була. Берсе, ягъни башкалардан көчлерәге төшеп калачак бит. Шуңа күрә быел беренче әйләнештә оттыручыга да икенче тапкыр келәмгә чыгарга мөмкинлек бирелде. Шуннан файдаланып ярымфиналга кадәр барып җитүчеләр дә булды...
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев