Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа Мичән авылында "Гаилә җылы учак!" концерты

Ел саен 8 июльдә Россиянең мөһим бәйрәме — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Беренче тапкыр ул Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән 2008 елда билгеләп үтелде. Гаилә - һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме. Шул уңайдан 8 июль көнне Яңа Мичән авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Гаилә җылы учак!" исеме астында концерт үткәрделәр. Концерт программасы музыкаль номерлардан, нәфис сүздән һәм төрле жанрдагы җырлардан торды, шулай ук төрле уеннар һәм конкурслар да булды.

Һәр башкарылган номер тамашачылар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте. Бәйрәм кичәсе бер сулышта узды. Кешеләр өйләренә яхшы кәеф белән кайтып киттеләр, алар безнең тормышта шулай кирәк.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев