Якташыбызның мәрхәмәт акциясе
Кичә якташыбыз, Олы Кибәче авылында туган эшмәкәр Рифкать Шәфыйков районыбызда хәйрия акциясе үткәрде: күчмә авыл мичендә коймак пешереп, даими ярдәмгә мохтаж кешеләргә таратты. Татарда затлы ризык саналган кайнар сыйга балы да, хәлвәсе дә өстәлгән күчтәнәчне Сабада һәм Шәмәрдәндә волонтерлар аша 40 гаилә кабул итеп алды.
“Без сугыштан соң авыр хәлдә үстек. Яраланып кайткан әти урын өстендә ятты. Гаилә белән киңәштек тә, шундый хәлдәгеләр өчен акция үткәрергә булдык. Әти-әниләр алдында өстән бурыч та төшкән шикелле була, күңел дә тынычланып китә”,– диде эшмәкәр.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев