Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Ял итәргә вакыт юк, клиентлар ашыктыра”

Райондашыбыз, кондитер Райлә Хәсәнова әзерләгән торт эшләнмәләрен районыбызда үткәрелгән ярминкәләрдә еш күрергә була.

Соңгы 6 елда татлы ризык­лары күргәзмә өстәлләрен генә түгел, шәхси йортлардагы бәйрәм табыннарын да бизи. Торт пешерүче буларак шәхси эшен булдырган эшмәкәр 2019 елда үзмәшгуль булып теркәлә. Хәзер аның үз клиентлары, сатып алучылары бар. Тәмле генә түгел, зәвыклы итеп тә эшләнгән торт про­дукциясенә чит авыллардан да заказлар күп килә. Райлә шулай ук милли камыр ашларын, пицца, роллылар да әзерли. Продукциясен Инстаграм челтәрендәге аккаунты аша тәкъдим итә.

– Үз эшемне башлаганда әл­лә ни каршылыклар күр­мәдем кебек. Яраткан, кү­ңел кушкан шөгыль булгач, төрле киртәләрне ерып чыгасың. Табигатем буенча үҗәт, максатчан булуым да ярдәм иткәндер. Дөрес, кечкенә чагымда те­ләгем табиб булу иде. Чөнки ба­лачакта хастаханәләрдә күп дә­валанырга туры килде. Үсә төшкәч бу хыял дизайнер-модельер булу теләгенә алышынды. Укырга керергә имтиханнарга да әзерләнеп йөргән идем, барып җитеп булмады. Казанда махсус икмәк пешерүче-кондитерлар әзерли торган лицейда белем алдым. Казанның танылган бер супермаркетының аш-су кухнясында эшләп, тәҗ­рибә тупладым. Сабада да бер шәхси кафеда эшләп алдым әле. Аннары ничектер үз эшемне булдыру теләге туды",– дип сөйли Райлә. Гаи­ләсе белән киңәшкәч, тортлар пешерү өчен махсус мич, планетарный һәм кул миксеры, боҗралар, фор­малар сатып ала. Район үзәгендә бер кафе арендалап, сабалыларга төрле ассортиментта ризыклар пе­шереп тәкъдим итә башлыйлар. Әмма аренда өчен бәя артуы һәм башка чыгымнарның күбәюе сәбәпле, табышка эш­ләп китә алмыйлар. Аллаһы Тәгалә бер ишекне япса, икенчесен ача, диләр бит. Райлә ике ел элек үзмәшгуль буларак теркәлә. "Моның өчен «Минем салым» дигән бик җайлы кушымтадан файдаландым. Башлаган эшемне дәвам итәр өчен бик кулай вариант булып чыкты ул”,– ди кондитер.

 

Райләгә аш-суга осталыгы әнисе Хания ханымнан килгән. Хәзер дә заказлар күп булганда, әнисе – кызының төп булышчысы. Хания ханым үзе дә ризыкны төрләндереп торырга, төрле камыр ризыклары пешерергә ярата. Өйләрендәге аш-су бүлмәләре иркен, якты, бар җирдән чисталык, пөхтәлек бөркелә. Ике зур суыткычлары эшләп тора. Кайвакыт көненә 3-4 торт пешерергә туры килә Райләгә. “Эш башлаганда башта иң кыены торт өчен кирәкле чимал, ингредиентларны табу булса, хәзер проблема юк, шәхси машина булгач, Казан да “якынайды”, көнендә барып алабыз”- ди Райлә. Аннары үзмәшгуль, ягъни үз-үзеңә хуҗа булгач та рәхәт, эшкә илһам килмәгән чакларда үзеңә бераз ял да бирәсең. Әмма иркенәергә вакыт кына юк. Клиентлар ашыктыра", – ди ул канәгать елмаеп.

Кемнәр үзмәшгуль була ала?

  • 16 яшьтән өлкәнрәкләр
  • Башка кешеләрне эшкә ялламыйча үз эшен алып баручылар
  • Үзе җитештергән продукцияне сатучылар
  • Еллык кереме 2,4 миллион сумнан артмаган кешеләр (артса, шәхси эшмәкәр булып теркәлергә туры киләчәк)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев