Яратканы шашка иде
Районның танылган шашкачысы Зөфәр абый Вәлмиев быел 80 яшен тутырасы иде. Кызганыч, юбилеена килеп җитә алмыйча, ике ел элек арабыздан китеп барды. Аны якыннан белүчеләр Зөфәр Корбан улын уен-көлке яратучы, жор телле, киң күңелле кеше иде дип искә алалар. Ул җырларга да бик яратты. “Нәүрүз” халык фольклор ансамблендә яратып чыгыш ясады. Соңгы елларда шаян шигырьләр өйрәнеп тә, халыкның күңелен күтәрде. Әмма иң яратканы шашка булды. Шушы өстәл уены белән гомере буе мавыкты.
Редакциягә шашка уены миниатюраларын төзеп алып килеп тә, укучыларны кызыксындыра иде. Шуңа да аны ешрак шашка фанатлары искә ала, иң матур партияләрен искә төшерә. Шуларның берсе Азат Әхмәтов Зөфәр Вәлмиев истәлегенә шашка турниры үткәрү хыялы белән яши башлый. Ике ай дигәндә нияте чынга аша. Спонсоры да табыла. Ул – үзе дә шашка-шахмат уеннары остасы Зөфәр Зиннәт улы Мөхәммәтшин. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе турнирның барлык чыгымнарын үз өстенә ала. Узган шимбәдә “Саба-Арена”да узган ярышка Биектау, Әтнә, Балтач, Кукмара районнарыннан да килгәннәр иде. Саба шашкачылары 21 уенчыдан торган 7 команда куйды. Судьялык итүчеләр - Казанныкылар. Җиңүчеләр 4 сәгатьтән артык барган партияләрдән соң ачыкланды. Командалар арасында сабалылар призлы урыннарны үзләрендә саклап калдылар: 1. Юлбат шашкачылары (Илфат Сөнгатов, Шамил Галиев, Гөлниса Төхбәтуллина). 2. “Саба-I” (Хәмит Вәгыйзов, Нәзир Дәүләтгәрәев, Гүзәл Кәримова). 3. “Саба-II” (Илфат Ханнанов, Азат Әхмәтов, Сиринә Мөхәммәтова). Шәхси беренчелектә дә икенче урынга каралган призларны гына башка районнар алып китте: Чулпан Габделганиева (Балтач), Ленар Минҗанов (Биектау). Олырак яшьтәге ветераннар арасында нәтиҗәләр аерым чыгарылды: 1. Павел Иванов (Биектау). 2. Мулланур Мусин (Явлаштау). 3. Илгиз Хаҗиев (Кукмара). Хатын-кызлар арасында: 1. Миңненур Садыйкова (Шәмәрдән). 2. Кәүсәрия Низамиева. 3. Фәния Шәмсетдинова (Саба). Барысын да Зөфәр Вәлмиевның фотосы төшерелгән медальләр, ярышлар директоры Грамоталары, кубок, акчалата призлар белән спонсор Зөфәр Мөхәммәтшин бүләкләде. “Әтиебез спортка җаны-тәне белән бирелеп яшәде. Гомере буе “Ашыгыч ярдәм”дә өлкән фельдшер да булып эшләгәч, күңеле дә нечкә иде. Бик матур турнирны оештырган Азат Әхмәтовка, финанс ярдәме күрсәткән Зөфәр абыйга гаиләбез исеменнән зур рәхмәт белдерәсем килә. Алга таба да әти истәлегенә ярышлар булыр дип ышанасы килә”,– диде кызы Резеда. Шулай да иң шатланганы Зөфәр Вәлмиевның оныгы Айлин булгандыр. Ике яшьлек кыз бүләкләү тантанасында кычкырып кул чәбәкләп, барысының да игътибарын үзенә җәлеп итте.
Районыбыз спортчылары 7 октябрьдә рус шашкасы буенча Биектауда үткәрелгән республика чемпионатында да уңышлы чыгыш ясадылар. Хәмит Вәгыйзов, Нәзир Дәүләтгәрәев, Илфат Ханнанов, Гүзәл Кәримова составындагы Саба командасы, Яшел Үзән шашкачыларыннан 3,5 очкога калышып, 2нче урынны алды. Гүзәл Кәримова шәхси беренчелектә 2нче призер булды. Ярышның тренеры – Азат Әхмәтов.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев