Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ярдәмгә районыбыз да кушылды

Луганск һәм Донецк Респуб­ликаларыннан эвакуация­ләнгән гражданнарга гуманитар ярдәм күрсәтү  дәвам итә.

Райондашларыбыз да игелекле эшкә актив кушылып,     ярдәмгә мохтаҗларны  кием-салымнар белән тәэмин итүдә зур өлеш кертәләр. Узган атнада  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективы, барлык авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре «Ливадия» шифаханәсендә  Украинадан күченеп кайтып яшәү­челәр өчен кием-салымнар, көндәлек кирәк-яраклар җый­нап тапшырдылар. Ярдәм күрсәтү эше бүген дә дәвам итә. 19 апрель көнне  район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре,  хатын-кызлар советы, авыл абыстайлары,  шәхси эшмәкәрләр, мәдәният бүлеге һәм башка коллективлар,  шәхси затлар  тарафыннан махсус исемлек белән җыйналган көндәлек тормыш өчен кирәк-яраклар «Васильево» шифаханәсендә яшәүчеләр өчен  илтеп тапшырылды. 2 апрельдән Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы балалары өчен "Донбасска – китаплар" Бөтенроссия акциясе үткәрелеп, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Саба җирле бүлекчәсе  теләктәшлегендә мәдәният хезмәткәрләре оештырган  чарага районыбыз  халкы да да бик теләп кушылды.  «Район үзәк китапханәсенә барлыгы 354 китап китереп тапшырылды. Яхшы хәлдәге рус классикларының  басмалары, балалар өчен махсус китаплар тупланды.  Әлеге чарага мәдәният хезмәткәрләре бе­лән беррәттән, теләге бул­ган һәркем үзеннән зур өлеш кертте», ди рай­он үзәкләштерелгән китап­ха­нә­ләр системасы директоры Ләйсән Билалова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев