"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә баручы "Безнең Республика - Безнең Гамәл" тапшыруын яздыру булды
18 нче апрель көнне "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясендә баручы "Безнең Республика - Безнең Гамәл" тапшыруын яздыру булды.
Биредә Татарстан Республикасында барган яшьләр сәясәте, патриотик тәрбиясе, яшь эшкуарлар һ.б турында сөйләшү барды. Тапшыруга "Яшь Гвардия" Саба җирле бүлеге җитәкчесе Айнур Халиев та чакырулы иде. Ул әлеге тапшыру барышында районда булган яшь эшкуарлар, балаларга, яшьләргә булган хезмәт тәрбиясе һәм районыбызда 2019 нчы елдан эшләп килүче "Saba BalaHoner" проекты турында сөйләде.
Тапшыру эфирга "Яңа гасыр" каналында 21 нче апрель көнне 22:15 сәгатьтә чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев