Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Яшьлек” чемпион булды

Байлар Сабасының "Олимп" ста­дионында ир-ат командалары ара­сында Саба муниципаль районы чемпионаты финалында "Яшь­лек" (Шәмәрдән) һәм "Саба тә­рә­зәләре"(Саба) командалары очрашты.

Уен, фаҗигале төстә вафат булган “Саба тәрәзәләре” уенчысы Рәмис Мулләхмәтовны искә алып, бер минутлык тынлык белән башланды. Көне суык булуга карамастан, матур уен күрсәтеп, “Яшьлек” командасы 2:1 исәбе белән җиңү яулады. Уеннан соң 2019 ел сезонына нәтиҗә ясалды. Иң яхшы уенчылар исеменә Рәдис Сабиров, Дмитрий Тирохин, Султан Рәфыйков һәм 32 тапкыр гол керткән Элмир Хаҗиев лаек булды. Бер тапкыр да җиңелмәгән “Яшьлек” командасы 1нче урынны яулады, 2нче урында – “Саба тәрәзәләре”, өчтә – “Саба яшьләре”.

Фото: Зөлфәт Галимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев