Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Явлаштау мәктәбе “Россия укучылар хәрәкәтенең иң спорт сөюче мәктәбе” бәйгесендә җиңде

Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Бөтенроссия күләмендә оештырылган "Россия укучылар хәрәкәтенең сәламәт буын мәктәбе” бәйгесенең 300 баладан кимрәк укучысы булган мәктәпләр арасында “Россия укучылар хәрәкәтенең иң спорт сөюче мәктәбе” номинациясендә катнашып җиңүче булдылар.

Бу бәйге уку йортының спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруның бер ел буе алып барылган эш нәтиҗәсен күрсәтә торган иң массакүләм бәйгеләрнең берсе. Мәктәп диплом һәм 30 данәдән торган Россия балалар хәрәкәте символикасы төшерелгән спорт формасы комплекты белән бүләкләнде.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев