Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Явлаштауда “Икенче икмәк” утырталар

Хуҗалыкларда язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Районда сабан культураларын чәчүне шушы атнада төгәлләү бурыч итеп куела. Әлегә эш барлык мәйданнарның 60 процентында башкарылган. Сабан культуралары чәчелгән участоклар көнгә уртача 1900 гектарда артып бара. “Симет” җәмгыятендә эшне җирдә дым запасы кимегәнче төгәлләделәр. “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында да сабан культуралары чәчү соңгы гектарларда алып барыла.

Чиратта – сызма культуралар. “Саба” җәмгыятенең “Явлаштау” бүлекчәсендә беренчеләрдән булып, бәрәңге басуларында тәүге буразналарны сыздылар. “Бездә “Икенче икмәк” үстерү 2017 елдан тукталып торган иде. Бу культураны игүгә кабат әйләнеп кайттык. Тракторчы Исмәгыйль Газизов инде өченчекөнен шушы мөһим агротехник чара белән мәшгуль. Бәрәңге 30 гектарда утыртылачак. Подвалда симәнәне кыш уртасында араладык, тишелеш сыйфаты яхшы”,– ди бригада җитәкчесе Айнур Мөхетдинов. И.Газизовның МТЗ-82” тракторына тагылган КСМ-4Б” агрегатына Яниль аграр көллиятенең 1 курсында укучы Гадел Нәҗипов хезмәт күрсәтә. Агроном белгечлеге алучы Мишәбаш авылы егете үзенең практик күнекмәләрен туган ягы кырларында ныгыта. Алар 70 процент мәйданда башкарган инде. Бер гектарга 30 центнер “Рокко” сортлы симәнә һәм 200әр килограмм исәбеннән диаммофоска кертелә. Аларны басуга “ГАЗ-53” машинасында Газимулла Галиев китерсә, Раил Зарипов җирне “МТЗ-121” тракторына тагылган фреза белән эшкәртә. Ул арада механизаторлар янына кырга ашарга чыгаручы “Фургон” да килеп туктады. 

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев