Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Язгы каникуллар“ чарасы дәвам итә

Районда  балаларның юл-транспорт  аварияләрендә имгәнүләрен   кисәтүгә  юнәлдергән “Язгы каникуллар“ оператив-профилактика чарасы бара. Билгеле булганча, балалар каникулда вакытларын күбрәк урамда үткәрә һәм пассажир буларак транспортка  утырып, юл  хәрәкәтендә катнаша.

Районда  балаларның юл-транспорт  аварияләрендә имгәнүләрен   кисәтүгә  юнәлдергән “Язгы каникуллар“ оператив-профилактика чарасы бара. Билгеле булганча, балалар каникулда вакытларын күбрәк урамда үткәрә һәм пассажир буларак транспортка  утырып, юл  хәрәкәтендә катнаша.

“Язгы каникуллар” оператив-профилактик чарасы кысаларында, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләтбюджет  учреждениесенең  Саба бүлекчәсе һәм   ЮХИДИнең район  бүлекчәсе хезмәткәрләре   юл-транспорт травматизмын профилактикалау, җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементларны популярлаштыру буенча чаралар үткәрәләр. Чаралар барышында балаларга юлларда, җәяүлеләр кичүләрендә һәм җәмәгать транспортында үзеңне ничек дөрес тоту турында сөйлиләр. Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, алгы утыргычта 12 яшькә кадәрге балалар, ә 7 яшькә кадәрге балалар арткы утыргычта балалар өчен булган, аның авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган махсус утыргычларда йөрергә тиеш. Дәүләт автоинспекциясе балалар өчен тотып тору җайланмасын 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш”,– дип хәбәр итә ЮХИДИнең район  бүлекчәсе начальнигы  Марат Гаязов.

2021 елда ЮХИДИ хезмәткәрләре районда балалар юлда  йөртү кагыйдәләре үтәлмәүнең – 124, быел 3 айда 33 очрагын  кисәткәннәр. Чара 5 апрельгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев